Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 «Хатлар йорты» татар телендә мөселман открыткалары сериясен чыгарды

Сигез открытканың бишесе республикадагы төрле мөселман брендлары белән берлектә ясалган.

news_top_970_100
 «Хатлар йорты» татар телендә мөселман открыткалары сериясен чыгарды

«Хатлар йорты» татар телендә мөселман открыткалары сериясен чыгарды. Сигез открыткадан торган коллекция изге Рамазан аена багышлап әзерләнгән.

Барлык рәсемнәрнең дә авторы Сарман районындагы рәссам — Алия Йосыпова. Мөселман открыткалары сериясен генә булдыру түгел, ә аны татар колориты белән ясау максаты була. Ислам — дөньякүләм дин, әмма ул татарларда милли рух белән берләшеп, кабатланмас яңгыраш таба һәм аны визуаль детальләрдә бик ачык чагылдырырга була.

Шунысы да кызыклы, сигез открытканың бишесе республикадагы төрле мөселман брендлары белән берлектә ясалган. Алар арасында «Тантана» банкетлар залы, «Гүзәлем» яулыклары, алып баручы Марсель Әхмәдуллин, «Камали» косметикасы, «Эмиз» эликсиры бар.

Коллекцияне җырчы, яулыклар бренды авторы Гүзәлем тәкъдим итте һәм коллекциянең промо-ролигында төште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100