Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатасыз язарга өйрәнегез әле, яме!» - Алинә Сафиуллинаны тәнкыйтьлиләр

Инстачылар җырчы Алинә Сафиуллинаны хаталы язуда гаеплиләр.

news_top_970_100
«Хатасыз язарга өйрәнегез әле, яме!» - Алинә Сафиуллинаны тәнкыйтьлиләр
Владимир Василев

«Исәнмесез! Менә сез дә шулаймы ул? Бер-ике көн ябыгып аласың да, фигура әйбәтләнә.

Шуннан ял көннәре җитә. Ничек ашамый түзәргә? Коймак бәйрәме, әни өчпочмак алып килә, апалар гөбәдия пешерә, чәйне дә коры килеш кенә эчеп булмый. Шоколад, кайнатма, кырмыска оясы тортыннан башка чәй эчәләрме инде? Шуннан көзгегә карыйсың, янәдән фигура кыйшая башлаган.

Инстаграмдагы кызлар ничек саклана икән? Аларны әниләре сыйламыймы икән, кунакка да йөрмиләрме икән? Йөрсәләр дә, ашамыйча түзеп утыралармы икән?

Бу бераз ябыграк чакта төшкән фото», — дип язган җырчы Инстаграм сәхифәсендә.

«Мин буген кунактан кайтканда нәкь шушы сүзләрне Линарга әйттем», — дип язган җырчы Айгөл Бариева.

«Балерина син! Сиңа тазару янамый, кызый! Менә без ул…» — дип Алинәгә җавап биргән җырчы Гөлнара Габидуллина.

Тик кайбер инстачыларны бөтенләй башка сорау борчыган.

«Бераз Айгөл Бариевадан үрнәк алып, хатасыз язарга өйрәнегез әле, яме», — дип боерган бер ханым.

«Кайсыгыз анда хата тикшереп утыра? «Артыңны яп», — дип кәҗә сарыкка әйтә ди», — дип җавап биргән икенче инстачы хата тикшереп утыручыларга.

«Остарып утырма, яме», — дип өстәп куйган берсе.

Исэнмесез!❤️❤️❤️Менэ Сез дэ шулаймы ул???? Бер- ике кон « ябыгып» аласын да нормальный гына фигура инде!!!! Шуннан ял коннэре житэ.. ничек ашамый тузмэк кирэк???? Коймак бэйрэме, эни очпочмак алып килэ, апалар гобэдия пешерэ, @sushishok_kazan тан роллы аласын ( алмый чара юк, кунакка барганда кирэк?), чэй эчкэч инде болай гына эчеп булмый... шоколад, муравейник, вареньесыз чэй эчэлэр димени??‍♀️??‍♀️??‍♀️ Шуннан козгегэ карыйсын янэдэн, фигура тагыг#н кыйшая башланан???? ??‍♀️??‍♀️??‍♀️ Ничек менэ инстаграммдагы кызлар шулай саклана микен ул???? Нужэли аларны да энисе сыйламый???? Нужэли кунакка йормилэр??? Йорсэлэр дэ ашамыйча тузеп утыралар микен???? Шаккатам инде менэ??? P.s.бу теге бераз ябыграк чакта тошкэн фото....

Публикация от Алина Сафиуллина (@alinasafiulllllina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100