Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хат (Кәрим Кара)

Җәлиленең каберенә туфрак та сала алмады, җәсәде кайда ятканын да белми хәзергә кадәр. Бары телеграмма аша хәбәр иттеләр гаиләсеннән: фаҗигале үлем, ике-өч сүз бары.

news_top_970_100

Җәйнең матур көнендә Газизә әбинең күршесе - Хәсәннең кызы Ләйлә хәл белешергә керде. Бу бала район үзәгендә кияүдә яшәп ята иде. Карчыкның җиргә сеңеп беткән өе күңелен кайтарды яшь кешенең. Тын алулары да авыр иде өйдә. Стена бүрәнәләре караеп каткан, идән сайгакларының төсен аерырлык түгел, почмак саен пәрәвез оялары, бар әйберне тузан каплаган. Алып кергән күчтәнәчләрен тапшырып, хәл-әхвәл белешкәч, Ләйлә ах итте тирә-ятагы шапшаклыкка.

Иртәгә ахирәтем белән иртәдән киләбез сиңа, - диде игелекле күрше кызы. - Өеңне юып чыгарабыз, әйберләреңне төйнәштерә башла.

Таңнан килеп кызлар зур тимер мичкә астылар, учак яктылар, шатыр-шотыр Газизә әби белән бергә картайган иске җиһазларны бер почмакка өйделәр, чоланга чүпрәк-чапракларны ташыдылар. Газизә карчык та хәл кадәренчә болар янында йөгергәләгән булды. Көчләре-дәртләре ташып торган ахирәтләр, уен-көлке сөйләшеп, кырдылар, юдылар, ялт иттерделәр өйне. Эш кешеләрен табадан төшкән коймаклар белән сыйлап, мәтрүшкәле чәйләр эчереп озатып калды карчык. Әби бусага аша атлагач, үз өен үзе танымый торды.

Кичкә кадәр, кояш батканчы булган мөлкәтен кире өенә ташыды ул, урнаштырды, матурлады. Сандыгындагы әйберләрне барлаганда сәхтиян читеге балтырыннан бер кәгазь килеп төште. Газизә әби бүгенге көндә дә энәгә җепне күзлексез саплый иде. Теге язуда да нәрсәләр язылганын чамалады. Мәскәү дип язылган иде иң өстә, аннан соң урам исеме - Долли Жолль. Анысы нәрсәне аңлата икән инде? Шуңа янәшә саннар да куелган. Бу бит Җәлил улының өй адресы! Ничә еллар элек чүп урынына эзләп таба алмаган иде аны Газизә әби. Улы фаҗигале үлгәч булды ул хәл. Кайгысыннан кара янган көннәрендә барысын сорашып, килененә хат язарга уйлаган иде дә очына чыга алмады менә шул кәгазь кисәгенең. Җәлиленең каберенә туфрак та сала алмады, җәсәде кайда ятканын да белми хәзергә кадәр. Бары телеграмма аша хәбәр иттеләр гаиләсеннән: фаҗигале үлем, ике-өч сүз бары.

Бердәнбер баласы иде Җәлиле, армиядән соң Мәскәүдә калды, шунда өйләнде, тамыр җәйде. Хатлар аша гына бер-берсенең хәлләрен белешәләр иде. Ике-өч тапкыр кайтып киттеләр шулай да. Уллары тугач киленне, оныкны кайтарып күрсәтте Җәлил. Шуннан дүртәүләп кайттылар. Ул чакта кызлары да сөйләшергә маташа иде. Соңгысында Җәлил үзе генә кайтты. Бик бетеренгән кебек күренде ана күзенә. Үзе дә эш күплектән зарланды, шул ук чакта тормышларының гөрләп баруына да мактанып алды. Күп акчалар эшлиләр икән хатыны белән, сату-алу эшләре белән булашалар, имеш. Әнисен үзләренә кунакка чакырды, оныкларының зурайтылган фотоларын калдырды.

Озак та үтмәде, кара хәбәр килде, шуннан соң аралар балта белән чапкандай өзелде. Күпме йокысыз төннәр үткәрде икән карчык билгесезлек утында янып?

Кәгазьнең эчтәлеген ачыклагач, алтын кош тоткандай шатланды ул.

Икенче көнне күзләре гел тәрәзәдә булды. Шул тирәдә уйнап йөргән берәр мәктәп баласын чакырып кертергә иде исәбе. Җитез генә йөреп, өстәлен хәстәрләде: быел алган корт балы, куе каймак, чуклы кәнфитләр, баллы прәнннекләр тезде. Чәчәкле күлмәген җилфердәтеп, кайдадыр ашыккан Зарема кызын танып алып, тәрәзә какты:

Кереп чык әле, наныем, йомышым бар иде сиңа.

Инсафлы бала олы кешенең гозерен кире какмады. Тәмләп чәй эчеп алгач, икәүләшеп өстәл артына хат язарга утырдылар.

«Хат башы - яз каршы! Исәнмесез безнең өчен кадерле булган киленем Әнгелинә, улым Минтимер, кызым Сабира!..» Әби үз теленә яраклаштырып, оныкларының исемнәрен үзенчәләтеп үзгәрткән иде. Шуңа күрә дә Тимур-Минтимергә, Сабрина-Сабирага әйләнде». Күпдин күп, чукдин чук сәләмнәр җибәреп калучы сезгә кәйнәң, әбиегез Газизә дип белерсез. Минем хәлгә килгәндә, Ходай биргәнгә мең шөкерләр, ару гына яшәп ятам әлегә. Карт кешенең ни төрле чагы була инде, буыннар сызлаштыра соңгы арада, Тау урамыннан менгәндә тын кысыла, туктап хәл алмый булмый. Үз аягымда булгач, зарланмыйм.

Менә бер могҗиза булып сезнең югалткан адресыгызны таптым да, тизрәк хат яздырырга булдым. Килен, син миңа бик яхшылап Җәлил улымның вафаты турында язып җибәр әле, һаман йөрәгемдә төен тора. Бигрәкләр ашыгып китте дөньядан, каберен дә белмим бит, барып күрә алмам инде. Үзебезнең мәчеткә җомга саен улымның рухына багышлап садака салам, Коръән ашларында искә алам. Ходаем оҗмах әһелләреннән ит улымны дип һәр намазым саен дога кылам.

Ата-анага баладан соң калырга язмасын икән. Шуннан да зуррак кайгы юк җирдә. Килен, сез яшьләр бит, бер үзегез җыенып килеп чыгыгыз кунакка. Июнь урталарында бик матур Сабантуйлар үтә безнең якларда. Синең бер дә күргәнең булмады шикелле? Балалар да саф һава сулап, яңа сауган сөт эчеп, яланнарга хозурланып кайтырлар иде. Мин сөтне күрше Шәрифәдән чиләкләп сатып алам, каймагын да үзем аертам, сары май да эретәм. Иртәгәдән сез килүгә тәгаенләп күбрәк әзерли башлармын әле. Эретелгән сары май камыр ашлары пешерергә бик яхшы була бит ул.

Җәйгелеккә үстерергә мин бройлер чебиләр алам. Әле ун бөртек йөгереп йөриләр үләндә. Сез килүгә үсеп җитәләр инде алар.

Ике уйлап тормагыз, җыеныгыз да чыгып китегез. Җир астыннан, килен, юллар юк. Фанилыкта араларны өзмик. Бигрәк сагындым сезне, төшләргә керәсез, уянып китәм күз яшьләремә чыланып. Кешеләрнең кеше төсле, яннарында балалары, оныклары. Минекеләр генә уй җитмәс җирләрдә, дип сарыга сабышам. Монда минем хат язучы кызым ашыга. Калганын очрашкач иркенләп сөйләшербез. Сагынышлы сәламнәр белән Газизә. Хатны язды өченче сыйныф укучысы Гатина Гүзәл».

Мәскәү уртасындагы иркен фатирда яшәп ятучы бизнесвумен Анжеллага кызы Сабрина таушалып беткән конверт китереп тоттырды.

Бу ни тагын? - дип гаҗәпкә калды көзге каршында бизәнеп-төзәнеп утырган әни кеше. Кыз кулындагы ялтыр тышлы журналларга ияк какты.

— Менә болар арасыннан килеп чыкты. Синең исемеңә язылган, ахрысы.

Анжелла бу шикле хатны ике бармак арасына кыстырып кына адресына бакты.

— Искитәрлек, чынлап та минем исемгә. Хатлар язып ятарлык танышларым да юк кебек. Чит илдән дә түгел бит әле.

Әниле-кызлы кызыксынып конвертны ачтылар. Нидер аңларга теләп, шакмаклы дәфтәр битенә язылган сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырыштылар.

— Кытай телендә язылган бу хат, - дип авызын турсайтты Сабрина.

— Юк, кызым, бу хат әтиеңнең кайтавазы. Күрәсеңме, Татарстан диелгән? Ул шул яклардан иде бит. Туганнары исәндер, күрәсең…

— Берәр хәерчесе соранып язгандыр әле, -дип ачыклады кызы. - Ташла утка, әллә микроблары йогар, чиргә тарырсың.

Икенче караганда, алар онытканнар иде инде бу хат турында…

Ә ерак татар авылында яшәреп киткән Газизә карчык пыр тузып кунак каршыларга җыена иде. Төннәр йокламый якыннарын нәрсәләр белән сыйлаячагын, алар белән ниләр хакында чөкердәшәсен күзаллап рәхәт кичерә иде. Башкаларга гына димәгән, аңа да фарыздыр адәмчә кунак төшерүләр, оныклар сөюләр…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100