Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханә табибы COVID-19 белән авыручылар ята торган реанимациядә видео төшергән

Бүлектә бик авыр хәлдә авырып ятучы кешеләр күп.

news_top_970_100
Хастаханә табибы COVID-19 белән авыручылар ята торган реанимациядә видео төшергән
Рамил Гали

Мәскәүдәге 15нче номерлы хастаханәнең баш табибы Валерий Вечорко авырулар белән тулы палаталарны видеога төшергән. Ул коронавирус йоктырып, авыр хәлдә хастаханәгә салынган кешеләр саны артуын әйтә. Табиб авыручыларның яше кырык яшькә кадәр булуына басым ясый. Вечорко реанимациядәге бүлмәне телефон камерасына төшергән кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

«Соңгы арада безнең реанимация бүлегенә яшь кешеләрне күп китерәләр. Аларның хәле бик катлаулы була, аларны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыру таләп ителә. Реанимацияләр бик тыгыз режимда эшли, пациентлар күп, көн саен аларның саны арта бара, аеруча кырык яшькә кадәргеләр күп килә. Алар килгәндә үк бик авыр хәлдә була», — ди доктор.

Кадрларда COVID-19 белән авыручылар белән тулы реанимация бүлеге сурәтләнә.

Вечорко барлык кешеләрне дә үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга чакыра, моның пандемияне туктату өчен бердәнбер ысул булуын әйтә. Әгәр авыру билгеләрен сизеп алсагыз, кичекмәстән табиб чакырырга һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән контактларны туктатырга кирәк, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100