news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хастаханәгә ятудан баш тарткан яшь әни өенә кайтышлый югалган

Аны берничә көн узгач кына тапканнар һәм хастаханәгә илткәннәр, ул реанимациядә үлгән.

news_top
Хастаханәгә ятудан баш тарткан яшь әни өенә кайтышлый югалган
pixabay.com

Екатеринбург шәһәрендә 18 октябрьдә югалган 26 яшьлек Алина Р. хастаханәдә реанимациядә вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

«Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең Екатеринбург буенча тикшерү бүлеге әлеге хатын үлеме буенча тикшерү оештырды. Үлемнең төгәл сәбәбе суд-медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак», — дип аңлатканнар ведомствода.

Алина 18 октябрьдә хастаханәдән чыгып китә һәм югала. Аны ашыгыч ярдәм белән алып киткән булганнар, тик яшь әни хастаханәгә ятудан баш тарта. Берничә көн узгач, бу турыда дус кызы белеп ала һәм «Лиза Алерт» эзләү төркеменә мөрәҗәгать итә.

«Ул өенә кайтып җитмәгән. Безгә Алинаның дусты мөрәҗәгать итте. Ул бу турыда 24 октябрьдә генә, дустының бергә яши торган ире белән телефоннан сөйләшкәндә белгән. Алинаның телефоны өйдә калган. Биредә аны нәни баласы көтә», — дип сөйли волонтерлар.

Алина вафат булуы турында дус кызы социаль челтәрләрдә яза. Аның сүзләренчә, 26 октябрьдә Алинаны авыр хәлдә килеш табалар. Аны реанимациягә илтәләр, кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар