Хастаханәгә чыгып киткән ике бала анасы югалган
Башкортстанда 23 февральдә хастаханәгә барам, дип чыгып киткән ике бала анасы 33 яшьлек Айгөл Ишбердина югалган.
Айгөлнең улы дүртенче сыйныфта, кызы беренче сыйныфта укый, дип яза "Башинформ".
Ире сүзләре буенча, өйдә талаш булмаган.
Айгөл турында хәбәре булучылар өчен телефон: 89061053626, 89173554046.