news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә ятучы ятим малай пистолеттан атылып яраланган

Бабай кеше яман шеш белән авырып ятучы оныгы янына хастаханәгә килә, аның пистолеты була.

news_top
Хастаханәдә ятучы ятим малай пистолеттан атылып яраланган
https://pixabay.com

Нижневартовск округ балалар хастаханәсендә ятучы бала очраклы рәвештә үзенең башына пистолеттан ата. Малай ятим була, аны хастаханәдән алырга бабасы — 66 яшьлек Илья К. килә. Бабайның кесәсендә пистолеты була. Тикшерү версиясе буенча, бала пистолетны карап утыра һәм ялгыш курокка баса. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Биредәге «Мегаполис» каналы белешмәсе буенча, пуля баланың башына керә. Бабай кеше исә әлеге вакыйга турында белгәч, үз-үзенә кул салмакчы була. 

«КП» хәбәрчесе ачыклаганча, балага танылган хирурглар операция ясый. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтәләр. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Нижневартовск прокуратурасы 10 яшьлек малайның травматик пистолеттан атып яралануы сәбәпләрен ачыклый. Ведомство белешмәсе буенча, малай коралны бабасыннан ала. Бабай бала янына хастаханәгә килгән булган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Лайф сайты хәбәр иткәнчә, 10 яшьлек малай онкология белән авырый. Бабасы аучылык белән шөгыльләнә, аның төрле коралы була. Травматик пистолетны ул гел үзе белән йөртә. Хастаханәгә оныгы янына килгәндә дә бабай пистолетын сумкага гына салып алып килә, кобурага салмый.

Малай үзенә атканнан соң, палатада дүрт патрон табыла, идән дә, әйберләр дә канда була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар