Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә янгында яңа туган ун нарасый һәлак булган

Бер айдан өч айга кадәрге яшьтәге сабыйларның җидесен коткарганнар.

news_top_970_100
Хастаханәдә янгында яңа туган ун нарасый һәлак булган
https://pixabay.com

Һиндстанның Махараштра штатында янгын вакытында яңа туган ун бала үлә. Госпитальдә фаҗига төнлә була. Бу турыда NDTV телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Бхандра шәһәрендә район хастаханәсенең яңа туган авыру балаларны дәвалый торган бүлегендә янгын төнге икеләр тирәсендә башлана. Неонаталь бүлектән төтен чыгуын шәфкать туташы күреп ала. Ул бу турыда табибларга һәм башка хезмәткәрләргә әйтә. Якынча белешмә буенча, янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыгуы ихтимал.

«Янгында ун бала һәлак булды. Җиде баланы коткардылар», — дип сөйли хирург Прамод Хандате.

Палатада бер айдан өч айга кадәрге яшьтәге нарасыйлар булган.

Имгәнгән балаларны башка палатага күчергәннәр. Шулай ук бала тудыру, интенсив терапия, диализ бүлеге пациентларын да башка палаталарга күчереп торганнар.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди «җан әрнеткеч фаҗига» сәбәпле борчылуын белдергән һәм мәрхүм балаларның якыннарының кайгысын уртаклашкан.

Махараштраның баш министры Уддхав Теккерей мәрхүмнәрнең гаиләләренә 500 мең рупий (6,8 мең доллар чамасы) түләргә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100