news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә тәүлек буе бәйдә торучы ятим баланы видеога төшергәннәр

«Елауның файдасы юк — барыбер беркем ишетми», — дип сөйли видео авторы.

news_top
Хастаханәдә тәүлек буе бәйдә торучы ятим баланы видеога төшергәннәр
https://pixabay.com

Петербургтагы хастаханәләрнең берсендә өч яшьлек ятим малайны урындыкка һәм караватка аягыннан бәйләп куйганнар. Бу хәлне биредә ятучы баланың анасы видеога төшереп алган. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

«Мин синең ник егылганыңны аңладым. Аякларың бәйләп куелган икән бит. Син тагын бәйдә, балакай», — ди видео төшерүче хатын.

Социаль челтәр кулланучылар язганча, бала тәүлек буена колготкилары белән бәйләп куелган килеш яши.

«Бу бала үсештә артта кала — башка балалар аналары белән йөргән чакта, ул бер ялгызы тимер караватта яки манежда утыра, я урындыкка бәйләп куелган. Елауның файдасы юк — барыбер беркем ишетми», — дип сөйли видео авторы.

Аның сүзләренчә, баланы эт кебек тәрбиялиләр. Ул әлеге баланы уллыкка алучы әти-әни табылса иде дип тели.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар