Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә онкология бүлегендә дүрт бала үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый

Аларга дөрес итеп ярдәм күрсәтмәгәннәр, дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Хастаханәдә онкология бүлегендә дүрт бала үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсендәге хастаханәләрнең берсендә дүрт бала үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, балалар 2020-2021 елларда Новосибирск үзәк район хастаханәсенең онкология һәм гематология бүлегендә дәваланган.

«Аларга тормыш һәм сәламәтлек иминлеге кагыйдәләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтелгән. Шул сәбәпле алар барысы да һәлак булган», — диелә хәбәрдә.

Җинаять эшен тикшерү бара, экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү эшен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100