«Хастаханәдән — сәхнәгә»: Миләүшә Сафина бәби көтәме?
Җырчы бик матур фотосын куеп, инстадусларының хушын алган.
Яңа куйган фотосы астына «Хастаханәдән — сәхнәгә», дип язган җырчы. Миләүшәнең виртуаль дусларының бу гүзәллеккә исләре киткән. Чибәр, гүзәл, матуркай кебек комментарийларның чиге юк.
«Супер! Матурлыкны берни дә боза алмый»;
«Әкияти гүзәллек», дип язучылар да бар.
«Сезнең ирегез бу чибәрлектән шок хәлендәдер», - дип язган берәү.
«Хәтта кыш та шок кичерә. Кар юк», - дип җавап язган икенчесе.
Җырчының сәламәтлеге белән дә кызыксынганнар, тизрәк савыгуын теләгәннәр.
«Нәрсә булды соң?»; «Бәби көтәсезме?» «Исән-сау терелегез! Ябыккансыз», дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.
Миләүшә Сафина узган елның 16 ноябрендә кияүгә чыкты. Беренче никахыннан кызы Мәрьям бар.