Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә нәни кызны чәченнән йолкып күтәреп йөрткәннәр - видео

Туберкулез белән авыручылар ята торган хастаханәдә сабыйлар белән вәхшиләрчә кыланганнар.

news_top_970_100
Хастаханәдә нәни кызны чәченнән йолкып күтәреп йөрткәннәр - видео
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендә балалар өчен туберкулез хастаханәсе филиалында дәваланучы нәни кызны шәфкать туташы вәхшиләрчә кимсеткән. Хәзер хастаханә филиалы җитәкчесен вазифасыннан азат иткәннәр. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек сакау министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Баланы мыскыл иткән кадрлар 6 ноябрьдә социаль челтәрләрдә тарала. Хастаханәдә эшләүче хезмәткәрнең баланың чәченнән күтәреп баруы, аннары караватка илтеп ыргытуы күренә. Соңрак бу хатын сөйләгәнчә, әлеге кыз бала аңа башка пациентларны юарга комачаулаган.

Видео кадрларын төшереп тараткан хатын башкача сөйли. Ул биредәге хезмәткәрләрнең моңа кадәр дә пациентларга карата дорфа булуын әйтә.

Шул ук көнне бу хастаханәдә эшләүче башка шәфкать туташының алты яшьлек малайга кизәнүе билгеле була.

Нәтиҗәдә балалар белән вәхшиләрчә мөнәсәбәт турында ике җинаять эше ачыла, губернатор Андрей Травников хастаханәне тикшерергә куша.

Аннары хастаханә филиалы җитәкчесен вазифасыннан азат итәләр, филиалның өлкән шәфкать туташын, бүлекнең өлкән шәфкать туташын түбәнрәк эшкә күчерәләр. Хастаханәдә яңа бала караучылар булачак, штат расписаниесе үзгәртеләчәк, коридорларда видеокүзәтү камералары урнаштырылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100