Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә җиһаз ватылу сәбәпле, COVID-19 белән авырып ята торган ундүрт кеше үлгән

Реанимациядәге кешеләрне ашыгыч рәвештә башка хастаханәләргә күчерәләр.

news_top_970_100
Хастаханәдә җиһаз ватылу сәбәпле, COVID-19 белән авырып ята торган ундүрт кеше үлгән
Рамил Гали

Курск шәһәрендә коронавирус белән чирләп, бик авыр хәлдә ятучы ундүрт кеше үлгән. Алар медицина оешмасында кислород белән тәэмин итә торган җиһазлар ватылу сәбәпле вафат булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы төбәк буенча прокуратурага сылтама белән хәбәр итте.

«Берничә көн эчендә 14 пациент үлде. Алар барысы да авыр хәлдә иде. Тикшерү комитетында „саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачканнар», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Быел ноябрь башында Курск хастаханәләренең берсендә автомат рәвештә кислород бирә торган газификаторның ватылуын ачыклыйлар. Реанимациядә ята торган кырыклап пациентны ашыгыч рәвештә шәһәрнең башка хастаханәләренә күчерәләр. Төбәк администрациясе белешмәсе буенча, күчергән вакытта авыруларның берсе дә үлми. Ләкин берничә көн эчендә бу кешеләрнең ундүрте вафат була.

Прокуратура белешмәсе буенча, әлеге хастаханәдә кислород лампаларының егәрлеге җитмәс дип куркып, авыруларны күчерү турында карар кабул итегән булган.

Ростехнадзор кислород белән тәэмин итә торган җиһазларга техник хезмәт күрсәтүдә кагыйдә бозулар булуын ачыклый. Шул сәбәпле ведомство вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында эш ача, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100