Хастаханәдә ашказанын тикшерткәннән соң, өч кеше үлгән
Ир-атлар рентгеноскопия вакытында эчә торган порошокны эчкәч хәлсезләнгән.
Петербург шәһәрендәге хастаханәдә ашказаны-эчәклек трактын тикшерү өчен гастроскопия процедурасыннан соң өч пациент вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Аның үңәчендә бүсер бар иде. Хастаханәгә ятар өчен аңа шушы тикшеренүне узарга кирәк булды. Аңа шушы контрастлы матдәне эчәргә куштылар, аның хәле китте. Процедура вакытында да аның хәле начар булды. Алар аны җибәрде», — ди бу хатын.
Хатын сүзләренчә, алар шул ук көнне ашыгыч ярдәм чакырган. Туганнары сүзләренчә, ир-ат ак порошок коскан, аның аяк-куллары оеп калган.
Соңрак шушындый процедурадан соң үлүчеләр саны өч кешегә җиткән. Җинаять эше ачылган.
Пациентларга күрсәтмә буенча бирелергә тиешле барий урынына (рентгеноскопия вакытында кулланыла торган контрастлы матдә) башка препарат биргәннәр дигән версия бар, диелә бу хәбәрдә.