Харьков янында Ан-26 хәрби самолеты һәлакәткә очраган
Cамолетта экипаж әгъзалары һәм курсантлар булган.
Украинаның Харьков шәһәре тирәсендә Ан-26 хәрби самолеты һәлакәткә очраган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Украинаның Һава көчләре командалыгы Ан-26 катастрофасын раслаган. Самолет җиргә утырырга маташканда һәлакәткә очраган. Үлүчеләр һәм имгәнүчеләр бар, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Харьков өлкәсе башлыгы исән калучылар да булуын әйткән.
Под Харьковом разбился самолет Ан-26, сообщили СМИhttps://t.co/4LxdjKuI0A pic.twitter.com/9adYCgQcIr
— РИА Новости (@rianru) September 25, 2020
Якынча белешмә буенча, самолетта курсантлар булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Һәлакәт урынында төшерелгән видеода яна торган самолет күренә.
Курсантлар өйрәнү очышын башкарган. Урында коткаручылар эшли, диелә бу хәбәрдә.
Баштагы мәгълүмат буенча, самолетта 23 кеше — 5 экипаж әгъзасы һәм 18 курсант булган. 18 кеше үлгән, 2 кеше җитди имгәнгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости язды.
Соңрак һәлак булучылар саны 22 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости өлкә башлыгы Алексей Кучерга сылтама белән язды.
«Якынча белешмә буенча, бортта 28 кеше була, аларның җидесе офицер, 21 кеше курсантлар. Кызганычка каршы, 22 кеше үлде, ике кеше исән, берсе бик авыр хәлдә. тагын дүрт кешенең язмышы билгеле түгел», диелә хәбәрдә.