Миләүшә әти-әнисенең аерылышуын бик авыр кичерде, үзләре генә яшәүне күз алдына китерә алмады нәни кыз. Әтисе яңа хатын-кыз белән яңа тормыш башлар өчен аларны бер кочак борчу-мәшәкать эчендә калдырып киткәндә, Миләүшәгә алты яшь иде. Әтисе киткәндә кыз аның аягына сарылды һәм кычкыра-кычкыра елады. Әмма әтисе аны дорфа гына этеп җибәрде, «Мин ашыгам!» – дип, ишекне ябып чыгып китте.
Шул мизгелдән башлап, Миләүшә өчен гамьсез, бер борчусыз балачак бетте. Чөнки әнисе бик газапланды, гел депрессиядә булды, ә әтисеннән кош теле кадәр дә хәбәр булмады, шуңа күрә кызны тәрбияләү белән әбисе Мәрфуга шөгыльләнде. Мәрфуга апа оныгының үз-үзенә урын таба алмыйча йөргәнен, үзен артык кашык һәм беркемгә кирәксез итеп тоюын сизде, шуңа күрә аны булдыра алганча кайгыртырга, яратырга тырышты. Миләүшәне беренче сыйныфка әбисе җитәкләп алып барды. Дәресләр, түгәрәкләр һәм шәһәр бәйрәмнәренә йөртү дә өлкән яшьтәге ханым җилкәсенә күчте. Ул, бик теләсә дә, бу хәлләрне үзгәртә алмый иде.
Бишенче сыйныфта укыганда Миләүшә аягын сындырды. Кыз, әлбәттә, курыкты, әмма менә хәзер әтисе һичшиксез хастаханәгә аның хәлен белергә киләчәк, тәмле күчтәнәчләр алып киләчәк, дигән өмет пыскыды аның күңелендә. Ә әнисе элекке кебек шат күңелле була алмады, шәхси тормышын җайларга да уйламады. Үз хисләрен белдерүгә саран булды, өй эшләрен дә теләгәннән түгел, ә кирәк булган өчен генә эшли кебек иде. Әнисе Миләүшә янында утырды, хәтта, элекке иренә шалтыратып, кызының теләген дә әйтте. Ләкин әтисе хастаханәгә килеп кызының хәлен белүне кирәк тапмады. Ул вакытта ул яңа хатыны белән ялга җыена һәм планнарын үзгәртергә теләми иде.
Яшүсмер вакытында Миләүшә үз хисләрен баш күтәреп, теләсә нинди сәбәп аркасында да бунт ясап белдерә башлады. Аның укыйсы килмәде, өеннән чыгып китә һәм әнисе, әбисе белән гел сүзгә килеп тора башлады. Мондый вакытларда әнисе үз бүлмәсенә кереп китә, ә картаеп беткән әбисе, икесе янында да әрле-бирле йөреп, бу ызгышны җайга салырга тырыша. Оныгының чыгарылыш кичәсенә дә иң матур күлмәкне әбисе алып бирде. Әмма бәйрәмнән әллә ни шатлык булмады, чөнки әтисе тагын килүдән баш тартты.
Миләүшә һөнәрен дә түләүсез вариантлардан беренче туры килгәнен сайлады, чөнки гаиләнең укуга түләргә акчасы юк иде. Берсендә Миләүшә үзе әтисенә шалтыратты, әмма әтисенең: «Әниең белән сезнең – үз тормышыгыз, ә минем үз тормышым. Миңа бәйләнүдән туктагыз!» – дигән сүзләрен ишетүгә трубканы куйды кыз.
Ул бу сөйләшү турында беркемгә дә әйтмәде, әмма ярты көн шәһәр паркында елап утырды. Үзенең кирәксез булуыннан йөрәге әрнеде кызның.
Укып бетереп, диплом алгач, Миләүшә эшкә урнашты һәм Илгизәр исемле егетне очратты, аңа кияүгә чыгарга җыенды. Туйга әзерләнгәндә, кияүнең әти-әнисе, бәйрәмгә Миләүшәнең әтисен дә чакырырга кирәк, дип кыстадылар. Миләүшә әтисенең теләге булмаганга килеп йөрмәячәген әйтергә оялды. Әмма, бәйрәм рухын бозмас өчен, Илгизәр белән әтисенә һәм аның хатынына чакыру кертеп чыгарга уйладылар.
Җылы әңгәмә килеп чыкмады, чөнки әтисе ниндидер мөһим очрашуга ашыга иде һәм булачак бәйрәм турында артык сорашып, кызыксынып тормады. Ул булачак киявенә йөгерек кенә күз төшереп алды да, чакыру кәгазен машина бардачогына атып, хатынына ишек ачарга йөгерде. Затлы киемнәр кигән зәвыклы ханым, Миләүшә белән Илгизәр яныннан узганда, аларга җирәнгечрәк караш ташлады. Ул хәтта кунакларның ни сәбәпле килүе белән дә кызыксынып тормады.
Туйда Миләүшәнең әтисе ролен әнисенең бертуган абыйсы башкарды, чөнки үз әтисе килү түгел, хәтта котлауны да кирәк тапмады. Миләүшә әтисенең туйга килү ихтималының бик түбән булуын белсә дә, күңел түрендә өмет чаткысы сүнмәгән иде.
Туйдан соң яшь парның үз тормышы башланды: йорт төзеделәр, карьера белән шөгыльләнделәр, көндәлек борчу-мәшәкатьләрне хәл иттеләр. Әти-әни назыннан мәхрүм булган Миләүшә иренең туганнарына – аның өчен чын гаиләгә әйләнгән кешеләргә тартылды. Үз әнисе белән сөйләшү дә ниндидер җылылык, рәхәтлек бирми, бу – күбрәк дежур сөйләшү генә. Ә әбисе инде күптән гүр иясе. Шулай еллар арты еллар узды, төрле вакыйгалар булып торды, тормыш кыйммәтләре үзгәрде, шуңа күрә үткәннәр турында торган саен азрак искә алынды.
35 яшендә Миләүшә иренең сөекле хатыны, ике баласы өчен назлы-кайгыртучан әни һәм бизнес хуҗабикәсе булып яшәп ята. Илгизәр хатынын бөтен башлангычларында хуплап торды, төрле авырлыкларны һәм катлаулы проблемалары хәл итүдә җаваплылыкның күп өлешен үз өстенә алды. Гаилә чит илгә ялга йөри, киләчәккә планнар кора, бөтен бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Кайвакыт Миләүшәнең әнисе аларга кунакка килеп китә, оныкларына бүләкләр, күчтәнәчләр алып килә, әмма ул, кызын яратмаган кебек, оныкларын да ярата алмады. Әтисе ташлап киткән көнне әнисенең җаны каядыр очып киткән дә кире әйләнеп кайтмаган кебек тоела иде Миләүшәгә.
Берсендә аларга кунакка Миләүшәнең әтисе килде. Очрашуның рәсми сәбәбе юбилейга чакыру икән. Әтисе югары вазифада эшләп лаеклы ялга китә һәм, идеаль тормыш иллюзиясен тулыландыру өчен, бердәнбер кызын һәм аның гаиләсен чакырырга булган. Миләүшә, ашыгыч командировкага китәсе бар, дигән сылтау тапты да, тантанага барудан илтифатлы гына баш тартты.
Әти белән кызның киләсе очрашуы өч ел узгач булды. Миләүшәгә шәһәр хастаханәсеннән шәфкать туташы шалтыратып, әтисенең хәлен белеп чыгуын сорады. Ул катлаулы авариядән соң тернәкләнү курсы уза икән. Миләүшә әтисе янына килде. Кайчандыр башбирмәс булып тоелган, горур ир-ат бәхетсез, беркемгә дә кирәксез картка әйләнгән. Гомер буе инвалид калу ихтималы турында ишеткәч, хатыны да ташлап киткән. Элекке дуслары да каядыр таралышып беткән. Дөньяда бердәнбер якын кешесе булып инде зур үскән һәм үз тормышын корган кызы калган.
Әтисенең дәвалануын тулысынча түләгәч һәм аны бөтен кирәк әйбер белән дә тәэмин иткәч, Миләүшә аны карауны сиделкага йөкләде. Ул әтисенең: «Әйдә мин сезгә күченим, синнән башка беркемем дә юк бит минем», – дигән тәкъдименә анык кына берни дә әйтмәде. Сөйләшүдән качты, әтисенең тәкъдименнән кырт кисеп баш тартырга да кыюлыгы җитеп бетмәде.
Әтисенең кайчандыр «минем үз тормышым, сезнең үз тормышыгыз» дигән сүзләре йөрәгенә уктай кадалып калып, ничә еллар әрнетеп, сызлатып тора иде шул.