Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәркемнең үз бәхете

news_top_970_100

Менә барысы да бетте. Фирүзә кулына аерылышу турында таныклык тотып тора. Ниһаять, ул бу адымга батырчылык итте һәм үзе белән бик горурлана иде. Хәзер аның яңа тормыш башланачак. Җиңелрәк булырмы ул, авырракмы – анысын вакыт күрсәтер. Тик, нишләптер, эчке тоемлавы «җиңелрәк булыр» дип әйтә иде. Бәлки, бу – балалары тулысынча аның яклы булганга шулай тоеладыр. Алар да әтиләренең кыланмышларыннан һәм әниләренең елавыннан тәмам туйган иде. Балаларга тыныч мохит кирәк, һәрхәлдә көне-төне тавыш чыгарып, акырып-бакырып ятучы булмаса, аларга җиңелрәк булыр. Ә акча... Акча беркайчан да җитми инде ул. Ире болай да әллә ни күп акча эшләмәде. Әле ул акчасының яртысын үзенә генә тотканын да исәпкә алсаң, бөтенләй берни калмый.

Соңгы вакытта Рамил бөтенләй акча бирми башлаган иде. Хатыны декрет ялыннан чыкты, димәк, гаиләне туендырырга аның да чираты, дип санады.

«3 кешелек ашап ятучы, 4 кешелек пычратучы, гел тавыш чыгарып торучы, акча бирми торган ир ни пычагыма миңа?» – дип уйлады Фирүзә.

Булды, җитте! Түземлекнең дә бер чиге була. Фирүзә, үзенә зыян китереп булса да, бу ызгышларны һәрвакыт җайларга-майларга тырышты. Тик «бер яклы уен» гына килеп чыкты. Фирүзә тырыша-тырмаша, ә ире үзенә бөтен нәрсә дә рөхсәт ителгән, нәрсә эшләсә дә ярый дип саный иде. Ул бит ир-ат, янәсе!

Нинди булса да, ир кирәк, диючеләр дә бар. Юк, җитәр, гарык. Фирүзәгә яхшы булсын, булмаса – кирәге юк. Аның очрагында әйбәт булмады. Баштагы ярату-мәхәббәтнең эзе дә, әсәре дә калмады, ул хисләр, нишләптер, аңлашылмаучанлыкка, ниндидер үпкә-шелтәгә әйләнде дә калды. Фирүзә белән Рамил бер-берсенә җиде ят кешегә әйләнде.

«Мин тиздән өйләнәм. Ә синең 2 бала белән этемә дә кирәгең юк!» – иренең соңгы сүзләре шушы булды.

Ул чынлап шулай уйлый микәнни соң? Шушы еллар эчендә кичергәннәрдән соң, Фирүзәнең тагын кияүгә чыгасы килә, дип уйлый микән Рамил?

Юк. Фирүзә хәзер кияүгә чыгудан уттан курыккандай курка, аның, ниһаять, тынычлыкта, рәхәттә яшисе килә. Хәзер ул иренә ярарга тырышып, ул яратканны гына гына түгел, ә үзе яраткан ризыкларын әзерли башлар. Аңа түгел, ә үзенә ошаган фильмнарны карар. Инде, ниһаять, үз күңеленә ошаган, үзенә килешкән киемнәрне алып кияр. Ире белән киңәшәсе, ул кушканны аласы булмас. Моннан соң ул үзе һәм балалары өчен генә яшәячәк.

Фирүзә бу хисләрне берничә ел элек кичергән иде. һәм менә хәзер, аерылышып берничә ел узгач, нәтиҗә дә ясарга була. Кабат кияүгә чыкмады ул. Кеше булмаганга түгел, чөнки аңа ирекле тормыш бик ошады. Хәтта элекке иренең ике дусты да кияүгә чакырып карады аны. Әле Рамил аларга Фирүзә турында күпме начар, пычрак сүз әйткәннән соң бит ул. Димәк, алар моңа ышанмаган, ышансалар, кияүгә чакырмаслар иде. Нәрсә дисен Фирүзә, дөрес эшләгәннәр. Хәер, алардан башка да чакыручылар булды аны. Ләкин – юк. Фирүзә бу мәсьәләдә симез нокта куйды инде.

Аның өчен иң мөһиме – балалар иде. Хәзер инде алар мәктәпне укып бетерде, икесе дә югары уку йортына бюджет бүлегенә укырга керде. Тормыш күпкә җиңеләйде.

Тагын бер мөһим нәрсә: аның үз фатиры бар, һәм элекке иренең бу фатирга бернинди катнашы, дәгъвасы булмау да зур сөенеч аның өчен.

Берничә ел элек ире белән аерылышып, Фирүзә берни дә югалтмады, тик отты, тормышын гына җиңеләйтте. Хәзер аның тормышы мең тапкырга җиңел, рәхәт. Әлбәттә, авыр мизгелләр дә булды, ансыз гына берничек тә яшәп булмый инде ул. Тормыш юлы җиңел генә, шома гына, дип кем әйтә әле? Ләкин ул балаларын аякка бастыра алды, алар бер-берсенә тагын да якынайды гына.

Фирүзә тормышыннан канәгать. Хәзер ул ирләреннән аерыла алмыйча, аларга ике куллап ябышып яткан хатыннарның моң-зарын шикләнеп кенә тыңлый. Ә тегеләре исә ирләреннән зарлана.

«Тискәре хисләр генә булгач, нигә бер гаилә булып яшәргә соң?» – дип сак кына сорый кайчак Фирүзә.

Ә тегеләрнең җавабы кыска – кияүдәге хатын, «ир хатыны» дигән статус өчен яшиләр икән. Абау, 19нчы гасыр диярсең! Үзеңә зыян салып, физик һәм психологик сәламәтлегеңне какшатып, кияүдәге хатын булып калыргамы? Күрәсең, мондый хатын-кызлар үзләрен тамчы да хөрмәт итми, яратмыйдыр, дип уйлый Фирүзә.

Ләкин һәр хатын-кызның үз хакыйкате һәм тормышка үз карашы. Һәркем аны үзе теләгәнчә яши. Кемгәдер корбан булып яшәү ошыйдыр, һәм алар тормышны башкача күрә алмый.

Бер тапкыр булса да кияүгә чыгып карарга кирәк, диләр. Ә соңыннан үзеңә ничек яшәве җиңелрәк икәнен үзең хәл итәрсең, янәсе. Бәлки, Фирүзә тиң булырдай, туры килердәй, аны бәхетле итә алырдай үз кешесен очратмагандыр. Ләкин мондый кешене табам дип, башка тырышырга теләми дә инде ул хәзер. Шулай да, кияүгә чыгып бәхетле була алмаса, аның алма кебек 2 баласы бар. Димәк, бернәрсә дә юкка гына булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100