Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәркемнең сәламәтлеген сакларга һәм яхшыртырга ярдәм итә торган кагыйдәләр

news_top_970_100
Һәркемнең сәламәтлеген сакларга һәм яхшыртырга ярдәм итә торган кагыйдәләр
"Татар-информ" архивы

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында һәркемнең сәламәтлеген сакларга һәм яхшыртырга ярдәм итүче кагыйдәләр чыкты.

Көненә 3 тапкыр ашау яхшы. Ашарга 20 минут кала 1 стакан су эчәргә мөмкин. Су ачлык хисен киметә, метаболизмны яхшырта һәм шлаклар, токсиннар чыгара. Көн саен эчелгән чиста су күләме тән авырлыгының 1 килограммына 30 мл тәшкил итәргә тиеш.

Көн саен рационга 400-500 грамм крахмаллы булмаган яшелчәләр кертергә. Кызыл итне атнага 2 тапкырдан арттырмыйча, ә балык һәм диңгез продуктларын атнага 3-4 тапкыр ашау киңәш ителә.

Өлкәннәр өчен тоз куллануның тәүлеклек нормасы 5 граммнан артмаска тиеш (бер чәй кашыгы). Рафинирланмаган майларны ашарга кирәк.

Чистартылган шикәр һәм сиропны рационнан чыгарыгыз, аларны стевия, җиләк-җимеш белән алыштырыгыз. Ашау рационына ярмалар һәм кузаклылар (карабодай, көрән дөге, бодай, фасоль, ногыт борчагы, борыч, чечевица) кертегез.

Чикләвек ашагыз, ләкин көненә 50 граммнан артык түгел (1 уч). Шикәрсез морслар, кипкән җиләк-җимеш компотлары, яшелчә соклары, үлән чәйләре эчегез. Кофе, кара һәм яшел чәйне көнгә 2 стаканга кадәр чикләгез.

Телевизор яки телефон алдында ашамагыз, бу сезгә туенырга комачаулый. Соңгы ашау йокларга 2-3 сәгать кала булырга тиеш.

Физик активлык

Сәламәт яшәү рәвеше һәм физик активлык – алыштыргысыз. Һәр иртәдә 10 минутлык зарядка ясагыз.

Яхшы йокы

Кеше көн саен ким дигәндә 7 сәгать йокларга тиеш, өстәвенә, 23:00 сәгатькә кадәр яту хәерле – бу файдалы йокы өчен иң уңайлы вакыт. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтегез, шул исәптән кыш көннәрендә дә.

Көндәлек режим

Вакытыгызны дөрес кулланыгыз. Яхшы оештырылган көн режимы – эш һәм ял итүне чиратлаштыру.

Начар гадәтләрдән баш тарту

Зыянлы гадәтләр авыру нигезе гына түгел, ә кешенең хезмәт һәм иҗат эшчәнлегендә үсешенә дә комачаулый.

Стресска каршы тору

Килеп чыккан проблемаларга һәм уңышсызлыкларга тынычрак карарга тырышыгыз.

Интеллектуаль үсеш һәм рухи иминлек (психик сәламәтлек)

Яңа нәрсәләрне белеп, без баш миен өйрәтәбез, димәк, төрле тормыш ситуацияләрендә кулланыла торган акыл сәләтләрен үстерәбез. Оптимистик кәеф еш кына һәр башлангычта уңышлы эшчәнлекнең төп компоненты булып тора, диелә «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» әзерләгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100