Һәркем үз спорт рекордын куя ала: Физкультурачылар көнендә Казанда 30 мәйданчык эшләячәк
8 августта Казанда Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үтәләр. 87 нче тапкыр уза торган бәйрәмдә һәр теләгән кеше үз спорт рекордын куя алачак. Иң яхшы күрсәткечләрне шәһәр тарихында рәсми рәвештә теркиләр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Бәйрәмнең төп үзәге булып «УРАМ» экстрим-паркы билгеләнгән. Бәйрәм программасы 8:30 сәгатьтә башлана: танылган спортчылар Светлана Липатова, Виринея Максимова һәм Матвей Занин биредә күмәк зарядка үткәрәчәк.
Парк мәйданчыгында көн дәвамында спорт сөючеләр өчен төрле чаралар оештырыла: өчкә өч форматында «Кызгылт сары туп» баскетбол турниры, «Рубин», «УНИКС» һәм «Зенит-Казань» клублары уенчылары катнашында пляж волейболы буенча күрсәтмә уен уздырыла.
Уеннан соң спортчылардан автограф алу мөмкинлеге була.
Биредә «Оборонога һәм хезмәткә әзер» комплексы мәйданчыгы эшләячәк һәм сайклинг (велосипед тренажеры) марафоны узачак.
Моннан тыш, килүчеләр үзләрен футбол тубын чөюдә, баскетбол тубын ыргытуда, җәядән атуда, самокат белән трюклар ясауда һәм слэмболда сынап карый алачак.
Бәйрәм шәһәрдә 30 мәйданчыкта була. Аларда спортның 12 төре буенча остаханәләр оештырыла.
Төп вакыйгалар түбәндәге урыннарда узачак: Казансу елгасы акваториясендә «Казан җилкәннәре» ярышлары була, «Трудовые резервы» стадионында Футбол буенча Казан кубогы финалы узачак. Кубок өчен шәһәрнең иң көчле 10 командасы көрәшәчәк.
Пляж спорт төрләренә килгәндә, торак комплекслары командалары арасында «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы оештырыла. Конкурсантлар пляж футболы һәм волейболы буенча көч сынашачак, диелә хәбәрдә.