Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш». Алинә Заһитова һәм Zivert дуэт җырлый – видео

news_top_970_100
«Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш». Алинә Заһитова һәм Zivert  дуэт җырлый – видео
"Татар-информ" архивы

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова беренче тапкыр җырлап чыгыш ясады. «Фигуралы шууга гашыйклар» боз тамашасында ул Zivert белән дуэт җырлады.

Алинә «Телеграм» каналында хисләрен уртаклашкан.

«Миннән беркем көтмәгәнне эшләдем. Хәтта үзем дә көтмәгәнне бугай. Мин җырладым да, минме бу, дип уйладым. Янымда Zivert җырлады. Нигә минем белән? Сәхнәдә! Төрле кешеләр күп тапкыр миңа нишлисен әйткәне бар. Миңа ни телисен дә. Миңа ни яхшы икәнен дә. Нәрсә кирәген, ә нәрсә һич кирәкмәвен. Бүген бөтен бу кешеләргә, әлбәттә, бераз начаррак булды», – дип яза ул.

Ул үзенең дисциплиналы кеше булуын әйтә. «Мин – дисциплиналы, тыңлаучан, сак кеше. Бозда миңа җиңел. Бәлки, ул кадәр җиңел дә түгелдер, ләкин сулау кебек табигый. Ә менә биергә, җырларга, блог алып барырга... Мин соңгы елда бик күп нәрсә эшләп карадым. Һәр чакта миңа моны эшләмәскә дип әйттеләр. Яки «бу – синеке түгел» диделәр. Яки «коточкыч-коточкыч» диделәр.

Ләкин мин нишлисен беләм, тоям. Мин үземнең яңа хисләремне һәм теләкләремне эзлим, тикшерәм. Я яңгыр астында биергә, я чын талантлы җырчы белән җырларга. Ошаган әйбер артыннан бару куркыныч түгел. Ялгышырга куркыныч түгел. Кайчакта көлке булып күренергә куркыныч түгел.

Үзегезне күрсәтергә курыкмагыз. Әйләнә-тирәдәгеләрне тыңласаң, үз тормышыңда иң төп кешене – үзеңне тыңларга беркайчан өйрәнә алмыйсың», – дип яза ул.

Танылган продюсер һәм олимпия чемпионы Евгений Плющенко хатыны Яна Рудковская Алинәнең җырлавы турында фикерен әйткән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Интернетта өзекләрен генә күрдем. Минемчә, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мин – шоу-бизнесны аңлый торган кеше. Комменатрийлар әйтүдән тыелып торам», – ди Рудковская Metaratings.ru.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100