Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәркем бу адымга бармый»: яшь җырчы Татьяна Ефремованың тормышында шатлыклы вакыйгалар

news_top_970_100
«Һәркем бу адымга бармый»: яшь җырчы Татьяна Ефремованың тормышында шатлыклы вакыйгалар

Яшь җырчы, Әлфия Авзалова исемендәге премия иясе Татьяна Ефремова бәби көтә. Бу турыда ул cоциаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән иде.

Татьяна балага узуын башта белдертергә теләмәгән. Әмма төрле чараларда катнашучы артистканың бу халәтен башкалар сизеп алып, аңа теләкләрен яза башлаганнар. «Минем 9 ай дәвамында моны сер итеп сакларга планым бар иде. Әмма җиденче ай инде үзен сиздерә башлады. Күпләрегез мине авырлы итеп төштә күрүләре турында да язгалады. Күптән түгел әнием әйткәндәй: «Кызым, бу – яшерә торган нәрсә түгел. Бу – бик тә матур чак», – дип язган булачак әни.


Моңа кадәр Татьяна ире белән чиркәүдә төшкән фотолары белән дә уртаклашкан иде. Әлеге фотоларда яшьләрнең «Кәбен койдыру» йоласы үткәргәннәре күренә (керәшеннәрдә «Венчание» шулай атала). Бу – яшьләр өчен җитди адым булган, чөнки кәбен койдыру гомердә бер тапкыр гына булырга тиеш.

«Февральдә ирем миңа тәкъдим ясады. Без бу вакыйганың мөһимлеген һәм җаваплылыгын тулысынча аңлап, кәбен койдырырга уйладык. Һәркем бу адымга бармый, чөнки кәбен койдыру – ул бер тапкыр һәм мәңгегә. Әгәр дә без туйга берничә ай эчендә әзерләнсәк, кабен койдыруга без күпкә озаграк һәм җаваплырак әзерләндек. Бу – дулкынландыргыч, кайвакыт авыр чор булды», – дип аңлатты җырчы бу турыда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100