Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалидлар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә: «Чирле булсалар да, концертка көч табалар»

Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең бер төркем мөмкинлекләре чикле кешеләр мобилизацияләнгән егетләргә концерт куеп, җылы бәлешләр ашатканнар. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә төркем җитәкчесе сөйләде.

news_top_970_100
Инвалидлар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә: «Чирле булсалар да, концертка көч табалар»
Ләйлә Кәрамованың шәхси архивыннан

Ләйлә Кәрамова инде 10 ел Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең инвалидлар оешмасын җитәкли. Ул аларны «Җырлы язмышлар» төркеменә берләштергән. Үзе чыгышы белән – Мөслим районы Яңа Карамалы авылыннан. 3 бала тәрбияләп үстергән, үзенең дә бер баласы инвалид.

Инвалидлар оешмасында эшли башлагач ук, «Җырлы язмышлар» дигән төркем оештырып җибәрдем. Аңа быел 10 ел булды.

Бу төркемдә республикабызның төрле районнарыннан мөмкинлекләре чикле булган егет-кызлар, ишле гаилә әгъзалары, авыр хәлдә калган кешеләр җыелган. Сарман, Зәй, Мөслим, Әлмәт районнарыннан да кешеләр бар. Без төркемебез белән күп кенә хәйрия акцияләрендә катнашабыз, район һәм авыллар буенча концертлар белән йөрибез, колония, төрмәләрдә һәм картлар йортларында да чыгыш ясаган булды, – дип сөйли башлады «Җырлы язмышлар» төркеме җитәкчесе Ләйлә Кәрамова.

Әлеге төркем авыру балаларга акча җыюда да бик актив катнашып килә.

Илдә мобилизация игълан ителгәч, 5 тапкыр «Казан ЭКСПО»га килеп, мобилизацияләнгәннәрне тәмле бәлешләр белән сыйлап, концертлар куеп киткәннәрен сөйләде ул. 

 

Фото: © Ләйлә Кәрамованың шәхси архивыннан

Мобилизация башлангач, без дә читтә калмадык. Бөтен хәйрия концертларыбызда да хәйрия тартмасы куябыз. Шунда салынган хәер акчаларын соңыннан иясенә тапшырабыз. Мәсәлән, «Бәкер» санаториендә булдык, аннан җыелган акчага солдатларга әйбер алып бардык. Аларны Украинадагы махсус хәрби операциягә алып киткәнче һәр атнаның җомга көнендә Казанга килә идек. «Казан ЭКСПО»га 5 тапкыр бардык, берсендә полигонга да кердек.

Миңа бу изге эшләрдә республикабызның төрле имамнары ярдәм итә. Мамадыш районы имамы Мансур хәзрәт бик булышты. Шул хәер акчаларын җыеп, әйберләр, дарулар алып, мобилизацияләнгән егетләр янына барып кайттык. Азнакайдагы «Акчарлак» рестораны тәмле бәлешләр пешереп бирде.

Анда баргач, өстәлләргә алып килгән әйберләребезне тезеп куйдык: дарулар да, җылы оекбашлар да бар иде анда. Кемгә нәрсә кирәк, шуны килеп алды. Берсен дә аермадык, барысын да чакырып, җылы бәлештән дә өлеш чыгардык.

Мобилизацияләнгән егетләр: «Саумы, әни, тагын килдеңме, тәмле бәлешләреңне ашыйк әле», – дип, табынга утыралар иде. Бу сүзләрдән соң инде берни кирәкми. Соңыннан рәхмәт әйтеп язучы аналар да күп булды. Безне бик җылы кабул иттеләр. Мондый җылы мөнәсәбәтне күреп, үзебез дә шатландык, – ди ул.

 

Фото: © Ләйлә Кәрамованың шәхси архивыннан

«Чирле булсалар да, концерт куярга да көч табалар»

Ләйлә Кәрамова инде күп еллар хәйриячелек юлында хезмәт куя. 2021 елда Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин карары белән аңа «Ел хәйриячесе» исеме бирелә. «Җырлы язмышлар» төркеме әгъзаларының сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булса да, башкаларга ярдәм итәргә дә көч тапканнар.

Алар бөтенесе чирле кешеләр булсалар да, инде ничә тапкыр солдатлар янына бардылар. Бу – алар ягыннан зур хөрмәткә лаек дип уйлыйм мин. Төркемдә 1нче, 2нче, 3нче группа инвалидлар бар. Аларның үзләренә ярдәм кирәк булса да, алар менә шундый хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Авырулары булуга карамастан, зарланып ятмыйча, менә шушылай концертлар куеп йөрергә дә көч табалар.

Алар бервакытта да үзләрен кызганганны яратмыйлар, кешеләргә барып ярдәм сорап та йөрмиләр. Киресенчә, үзләре кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Без «Җырлы язмышлар» төркеме әгъзалары һәрвакытта да бер-беребезгә теләктәшлек белдереп, ярдәмләшеп торабыз. 

Алар концерт куеп кына калмадылар, кулларыннан килгәнчә, һәрберсе мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итәргә дә тырышты. Мәсәлән, шоферыбызның әнисе аларга тәмле пирожкилар пешереп биреп җибәрде. Кайберсенә Казанга барганда хәтта укол кадарга да туры килә иде. «Җырлы язмышлар» төркеменнән Казанга 10-15ләп кеше бардык. Бер хәйрия концертыбызда Айдар Рәкыйпов та катнашты, бик зур рәхмәт аңа.

Ярдәм аз түгел иде. Миңа ярдәм иткән дин әһелләренең теләкләренә каршы килә алмыйм, шуңа ярдәмебез шул чаклы суммага тиң иде дип, сөйләп тә тормыйм. Саннар өчен түгел, без барыбыз да Ходай ризалыгы өчен эшлибез.

 

Фото: © Ләйлә Кәрамованың шәхси архивыннан

Халыктан ярдәм җыймадык. Әлмәт шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рамил әфәнде ярдәм итте. «Протон» ягулык салу станциясе башлыгы урынбасары Илшат Нуретдинов солдатлар янына барганда безне бензин белән тәэмин итте, ә районыбыз депутаты Илдус Сәлахов күп итеп бал бирде. Бик зур рәхмәт аларга, – диде ул.

Ләйлә Кәрамова – автор-башкаручы, күп кенә җырлар авторы да, көен дә, сүзләрен дә үзе яза. Ул Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә дә атап җыр язган. Ул аның үзе белән дә таныш булган. 

Бу җырның көен Гөлсинә Сабыр язды. Сүзләре минеке. Аранжировкасын Илфат Шәехов ясап бирде. Җырны иҗат иткәч, Башкортстанга Хәния апаның сеңлесе Фирүзә янына җырны тәкъдим итәргә дә бардык. Халык җырны бик җылы кабул итте, ошатты. Елый-елый тыңладылар. Шунда Фирүзә безнең барыбызга да Хәния апаның юбилеена чыгарылган сәгать бүләк итте. 

Мин Хәния апа белән таныш идем, аралашып тордык. Хәния апаның концертында сәхнәгә менеп рәхмәт әйттем, аңа үзем язган шигыремне бүләк иттем. Менә шулайрак танышып киттек без аның белән, – дип сөйләде Ләйлә апа хатирәләрен. 

Мобилизацияләнгәннәр өчен махсус «Исән-сау кайтыгыз, солдатлар» дигән җыр язып та башкарган, шигырь юллары да язган.

Солдатлар янына күп йөрдек без.

Кушмадылар, бурычы һәркемнең.

Күңел җылылыгы бирү кирәк,

Өметләре сүнмәсен кешенең!

Ач та түгел алар, ялангач та –

Эш бит анда түгел, аңлагыз!

Үз балаларым күк якын иттем,

Кемдер приказ биреп бармадым.

Кайнар бәлешләр, туган яктан килгән

Лимонлы чәй – нинди татлыдан!

Ничек инде читкә китә алсын

Туган илгә биргән антыннан!

Кайгыра идек, ләкин сиздермәдек,

Бар да алар безгә якыннар.

Исән кайтсыннар, югалтуларсыз диеп,

Йөрәкләрдә авыр борчулар.

Шаяртып алдылар, елмайдылар,

Якын туганнар килгән шикелле.

Бер җылы сүз саклап алып кала

Өметләре сүнгән кешене.

Бүген алар ерак-еракларда...

Исән йөрегезче, балалар.

Уйланмагыз, тиздән кайтыр алар –

Украинада булганнар!

Яхшы аңлыйм сезне, и әниләр!

Үзегезне кулга алыгыз.

Минем улым тиздән кайтыр, диеп,

Изге догаларда булыгыз!

Болытлар артыннан кояш чыгып,

Бер көн егетләр кайтып керерләр.

Окопларда сезне уйладык без,

Якын кешеләрем, диерләр.

Бөтен илгә килгән зур сынауны

Үткәрербез, сабырлык, балалар.

Төннәрен йокламый дога укый

Үз баласын көткән аналар.

Тормыш иптәшләре, балалары,

Ышаныгыз, исән кайтырлар.

Алар бар да – безгә зур горурлык,

Баш ия белмәгән батырлар!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рэхмэттэн башка бэр суздэ табып бул мый бу мэрхэмэтлэ кешелэргэ. Узлэрэнэд ныклы сэлэмэтлэк, семья бэхэтэ, иминлэк, кайгы хэсрэтсэз тормыш тэлим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100