Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каз тәннәре чыгара» – Татьяна Навка Алинә Заһитова белән Камилә Вәлиеваны чагыштырды

news_top_970_100
«Каз тәннәре чыгара» – Татьяна Навка Алинә Заһитова белән Камилә Вәлиеваны чагыштырды
"Татар-информ" архивы

Олимпия чемпионы Татьяна Навка «Аленький цветочек» боз спектаклендә Настенька ролен уйнаучылар турында фикерен әйтте. Боздагы спектакль бу җәйдә Сочида уза. 

Искәртеп үтик, 6 августка кадәр Навка тамашасында Настенька ролен Камилә Вәлиева башкарды, ә хәзер аның урынына Алинә Заһитова килде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Һәр Настенька да үзенчә гүзәл. Камилә әле япь-яшь, назлы, шулай да аннан шундый көчле саф энергия бөркелә, «каз тәннәре» чыгара! Алинә – безнең яраткан кызыбыз, Олимпия чемпионы, ул инде зур, үзен башкача хис итә, бик хисле. Миңа калса, тамашачылар ике Настеньканы да күрергә тиеш. Аларның һәрберсенең үз матурлыгы бар», – дип сөйләде Татьяна Навка «Р-Спорт» басмасына.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә Сочида Татьяна Навканың «Аккош күле» дип аталган тамашасы да уза. Төп рольләрдә – Пекиндагы Олимпиадада команда турнирында җиңгән, 2022 ел Уеннарында бозда бию буенча көмеш медалистлар – Виктория Синицина һзм Никита Кацалапов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100