
Татар эстрадасы җырчысы, Гөлдания Хәйруллинаның кызы, 4 малай әнисе Лилия Хәйруллина «ТМТВ»ның «10 сорау» тапшыруында катнашты. Ул алып баручысы Әбри Хәбриевны коллекциясендәге иң кыйммәтле сумка турындагы сорауга җавап биреп шаккатырды.
– 200 мең сум. Бик кыйммәт саналмый инде.
– Синең өчен кыйммәт булмаса, ул – кемнеңдер еллык гаилә кереме булырга мөмкин.
– Хәзер инфляция, бөтен әйбер арта. Әлегә нык кыйммәтле, миллионлаган сум торган сумкаларым юк. Булсын, дип ышанып каласы килә.
– Хатын-кызның хыялы инде кыйммәтле әйберләр...
– Һәр хатын-кызның теләге инде. Бүләк итсәләр, рәхәт бит. Үзең өчен сатып алырга, үзеңне яратырга кирәк.
– Керемең мөмкинлек биргәндә, әйе.
– Гомумән хатын-кызга нәрсәдер алып, үзен куандырып торырга кирәк. Бу – илһам өчен дә кирәк. Хатын-кызлар мондый әйбергә мохтаҗ инде. Шул миндәге сумка 200 мең сумнан артык инде, 250 мең сум тирәседер…
– 1 букча – 200 меңнән артык, 250 мең!? Әле башка сыеп бетми. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим.
– 5 миллион сумга да сумкалар бар… Һәркем булдыра алганча… Кемгәдер мондый сумкалар кирәкми дә.
– Әйбәт! Мин сөенәм синең өчен, әгәр инде 250 мең сумга сумка алырлык мөмкинлегең бар икән, бу – бик яхшы.
– Аны бит инде көн дә алып тормыйсың. Бер алгач, кулланасың рәхәтләнеп. Күңелгә рәхәтлек биреп тора.
– Ә озакка җитәме ул? Кайбер сумкалар 1 ел эчендә килеп чыга.
– Юк, 1 ел гына түгел. Алар берничә булса. Бер киемгә берсе туры килә, икенчесенә...
– Һәрберсе 250 мең. Ә бүген 60 меңлеген генә алыйм әле (Әбри Хәбриев шаярта). Бүген ничә меңлеге белән килдең? Тотып карыйм әле шуны...