Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәрберебез күңелендәге уй-фикерләр шушы җырда» – Илнат Фәрхуллиннан яңа җыр

Бу көннәрдә илдә барган вакыйгаларга мөнәсәбәтле бик күп кенә шигырьләр, җырлар иҗат ителде. Җырчы Илнат Фәрхуллиның өр-яңа җыры да, бүгенге болгавыр заманга битараф булмаганлыктан, күңел сыкрап, йөрәк елап, тынычлык теләп язылган иҗат җимеше.

news_top_970_100
«Һәрберебез күңелендәге уй-фикерләр шушы җырда» – Илнат Фәрхуллиннан яңа җыр
Владимир Васильев

Җыр «Әйләнеп кайтыгыз» дип атала. Сүзләрен – Эльвира Әхмәтова, көен Илдүс Дәвлянов иҗат иткәннәр.

«Авыр... Озатучыга да, «кайтырмын» дип китүчегә дә...

Һәрберебез күңелендә йөрткән уй-фикерләр шушы җырда – «Әйләнеп кайтыгыз».

Безгә хәзер бергә булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Бу җыр көтүчеләрнең дә, китүчеләрнең дә бераз булса да кәефен күтәрер өчен әзерләнде», – дип язган Илнат үзе шәхси аккаунтында.

Җыр аның виртуаль дуслары тарафыннан бик югары бәяләнгән. «Искиткеч тирән мәгънәле», «Көчле җыр», «Актуаль», «Амин, берүк исән-имин әйләнеп кайтсыннар», – ише комментарийлар килгән.

Бу җыр озатучыларның да, китүчеләрнең дә кәефен күтәрү өчен язылса да, киресенчә, «Күңелләрнең авыр чагында ыргылып чыккан җыр, шушы җырга кушылып, күпләр елар, мөгаен», – дип уйлаган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100