Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәрбер егетебез йөрәк аша уза»: Актанышта махсус операциядә һәлак егет белән хушлаштылар

news_top_970_100
«Һәрбер егетебез йөрәк аша уза»: Актанышта махсус операциядә һәлак егет белән хушлаштылар
Фото: Актаныш районы советының "Вконтакте"дагы төркеменнән

Актаныш районының Уразай авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Шәяхов Артем Камил улы белән хушлаштылар. Ул – сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, үлгәннән соң, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән чын герой, дип язалар Актаныш районы советының «ВКонтакте» төркемендә.

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлары катнашкан.

«Бу кайгылы көнне нинди генә сүз әйтсәң дә аздыр. Һәрбер егетебез йөрәк аша уза. Алар – безнең тынычлыгыбызны, бүгенге яшәешебезне яклап, саклап һәлак булган чын батырларыбыз. Камил абый, мәрхүмнең туганнары, якыннары, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Артемның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Ул мәңгелеккә безнең хәтердә батыр егет булып сакланыр», – дип кайгы уртаклашкан Ленар Рафак улы.

Шәяхов Артем Камил улы 1985 елның 13 декабрендә Бакалы районы Бакалы авылында туган. 2002 елда шунда мәктәпне тәмамлап, соңыннан техникумда белем ала.

2005 елда әтисе һәм тагын 3 абыйсы белән Актаныш районы Уразай авылына күченәләр. «Нур» хуҗалыгында төрле эшләрдә, аннан «ЧОП» ҖЧҖендә хезмәт куя.

«2023 елның 2 маенда контракт буенча хәрби хезмәткә алына. Агымдагы елның 24 февралендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Артемның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын», – диелә хәбәрдә.

«Кайчаннар бетәр инде афәт. Бигрәк яшь балакайлар әрәм була. Әти-әнисенә, туганнарына Аллаһым сабырлыклар бирсен, караңгы гүрләре якты, нурлы булсын. Йөрәкләр әрни, бетсен иде, егетләр исән-имин генә өйләренә, туган якларына кайтсыннар иде, бер Ходаем»;

«Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын. Эх, яшь җанкайлар. Актаныш герое бит син. Тар каберләрең киң булсын. Туганнарына сабырлыклар»; «Күпме яшь гомерләрне алып китә»;

«Урыны җәннәттә булсын, амин», – дип комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100