
Татарстанда умарталыклар мәҗбүри рәвештә төркемләп маркировкаланырга тиеш. Тукай районының Баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, бу процесс Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 550 нче карары нигезендә барачак. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.
«Һәр умарта оясының үз номеры булырга тиеш. Бу процедураның срогы төгәл күрсәтелгән – 1 сентябрьдән дә соңга калырга ярамый. Бу чара бал кортларының сәламәтлеген саклауга, эпидемияләрне кисәтүгә һәм бал сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», – диде белгеч.
Умартачыларга үзләренең урман умарталыкларын мәҗбүри рәвештә «Хорриот» системасында – ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының (ФГИС) компонентында теркәргә кирәк. Һәркайсына индивидуаль номер, штрих-код биреләчәк, махсус ветеринария документлары рәсмиләштереләчәк. Аннары умартачыга умарталарга чип салынган таблоны беркетергә генә кала.
Маркировка алгоритмы умарталыкны карауны, умарталарны яңадан санауны һәм мәгълүматларны системага кертүне үз эченә ала. Теркәлү түләүсез, документларны рәсмиләштерүне һәм алынган продукцияне легальләштерүне җиңеләйтә.
Срокларны бозган шәхси умартачылар өчен 5 меңгә кадәр, эшмәкәрләр өчен 20 меңгә кадәр штраф яки 60 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору каралган.
Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитештерү бүлегенең баш белгече Светлана Латыйпова хәбәр иткәнчә, хәзер 2300 умарта хисапка алынган, 146сы маркировка узган.