
Абыйлы-сеңелле дуэт Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның әтиләре Онкология үзәгендә чираттагы операциядән соң хастаханәдән чыккан. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.
«Ниһаять, бүген әтине чыгаралар. Башка бу бинага эләкмәскә инде. Кайчан булса да бу хакта мин аерым язармын әле. Без бик катлаулы, әмма сыный торган юл уздык. Һәр сынау безне көчлерәк итә», – дип язган җырчы.
Дилә Нигъмәтуллинаның әтисенә тизрәк тернәкләнеп китүен, сәламәт озын гомер телибез!
Дилә Нигъмәтуллинаның әтисенә кабат операция булачак
Дилә Нигъмәтуллина Онкология үзәгендә: «Мин бу хәлне кабул итә алмыйм»
Дилә белән Булат Нигъмәтулллиннар хастаханәдә алмаш-тилмәш кизү тора