Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр сыерга – паспорт: электрон чип куелмаган малны көтүгә чыгару һәм итен сату тыелачак

Ветеринарлар шәхси хуҗалыкларда нинди эшләр башкара? Шуны күрсәтер өчен, алар журналистларны Биектау районы Зур Көек авылына чакырдылар. «Интертат» әлеге чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Һәр сыерга – паспорт: электрон чип куелмаган малны көтүгә чыгару һәм итен сату тыелачак
Ралинә Сәлимова

Биектау районы Зур Көек авылында ветеринарлар мөгезле эре терлекләргә чип кую процессын күрсәтте һәм язгы ветеринар-профилактика чаралары барышы белән таныштырды.

Ветеринарлар белән бергә авыл урамыннан киттек. Кемнең малы бар икәнен беләләр. Биек капкалы, профнастил белән тышланган, тәрәзәләре «татар бизәкле» йортка кердек. Хуҗа ветеринарларның киләсен белә иде инде – ишегалдында көтеп торган икән. Илнур абый Гайнуллин хатыны Ләйсән апа белән 10 баш терлек асрый икән. 

Терлекләрне Ләйсән белән икәү карыйбыз. 3 балабыз бар. Аларга итләтә, сөтләтә ярдәм итәбез. Ничек булыша алабыз инде. Олысына фатир да алып бирдек. Без әлеге вакытта 10 баш мөгезле олы терлек асрыйбыз. 3 сыер, 3 үгез, 2 тана һәм 2 яшь үгез. Сөтнең бәясе дә әйбәт – 29 сум! Көненә 3 сыердан 50 литр сөт тапшырабыз.

Әлеге чараларга карата сез нинди карашта? Шикләнүләр булдымы?

Әзрәк шик булды. Салым түләтерләр инде, дидек. Русча әйткәндә, «осадок» кала. Нәрсә буласын белеп бетермибез. Тора-бара күренер инде.

Терлекне итләтә сатасызмы яки «живой вес» беләнме?

Маллар үсеп җиткәч, туганнар арасында бүләсе булса, өйдә генә суябыз. Әгәр берәр җиргә илтәсе булса, алып барып суйдырабыз. Терег килеш сыерларны гына тапшырабыз. Яшь итне үзебез урнаштырабыз. Алай файдасы күбрәк кала. Барыбер тик ятып булмый, ә каядыр барып эшлисе килми. Шул терлек белән яшибез. 

Ветеринария хезмәте машинасында 3 ветеринар килгән иде. Алар җиһазларын тәртипкә салды да, чипларны, биркаларны алып, абзарга кереп китте.

Ярымкараңгы абзар эченә үттек. Борынга кергән ис бөтен авыл кешесенә таныштыр. Башта читенсенәсең дә, озаграк басып торгач, ияләшәсең. Абзарның зурлыгы гаҗәпләндерде. Һәр сыерның, бозауның үз урыны. Аслары чиста, салам җәелгән. Без кергәндә, маллар тыныч кына күшәп басып тора иделәр. Артларында бер төркем халыкны күреп, тынычсызланып башларын боргаладылар. Сыер ят кешене яратмый, ди. Тыпырчынырга да мөмкин. Әмма ветеринарлар инде моңа игътибар бирми. Кыю гына терлекнең башы торган якка барып басалар да, борынын кысып тоталар һәм «пистолет»лары белән колакларын тишеп, бирка кигезәләр. «Шалт» иткән тавышка терлек сискәнеп куя. Аның белән бергә – без дә. 

Чип – малның колагына беркетелгән, сары төстәге зур булмаган пластинкадан гыйбарәт. Бер колагындагысы биш сумлык акча зурлыгындагы түгәрәк, берсе 4-5 сантиметр зурлыгындагы пластинка. Анда сан язылган һәм QR-код бар. Шушы QR-кодны «укып», терлек турында бөтен мәгълүматны белергә була – яше, кушаматы, прививкалары, җенесе, токымы, хуҗасы, кайдан алынганы. Сыерның электрон паспорты булып чыга инде бу.

Шул арада икенче ветеринар хатын теркәлү кәгазенә мәгълүмат җыя. Терлекнең исемен, яшен сораштыра. 

Мин сыерга исем бирмим. Санын әйтсәм генә, – диде хуҗа. 

Мин сыерларны кызганып куйдым. Паспорт бирерлек яшькә җиткән инде – ә исеме юк. Без үскәндә, һәр сыерның матур-матур исемнәре була иде. «Йолдыз», «Матур», «Җәмилә». Үгез – «Мишка». Ә менә бер үгезебез «Гагарин» иде, чөнки ул 12 апрельдә туды. Таналарны «Таня» диләр иде, үскәч, «Матур»га әйләнә. Шулар турында уйлап торганда ветеринарның өченчесе сыерның койрыгын бер кулы белән күтәрде дә, арт санына якын җиренә дезинфекция ясады. Аннары уколын чыгарып, кан алды.

Ник нәкъ менә койрыктан канны алалар?

Аннан алуы җиңелрәк. Алайса, терлек тибенә, – диде ветеринар абый.

Аннары чип куя торган махсус җайланма алдылар. Сыерның мөгезеннән хуҗасы тотып торганда, ике колагына да чип куйдылар. Терлек башын чайкап ризасызлык белдереп алды. Аннары сыер бер мөгрәп куйды. 

Болардан тыш, терлекләрдә туберкулезга аллергия реакциясен тикшерделәр. Энәне кадар алдыннан, электрон кырыну җайланмасы белән йонын кырдылар.

«Икенче елга чип куйдыру түләүле булачак»

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов чараның максаты турында сөйләде.

Бозауларга инде ел ярымнан артык вакыт чип куябыз. Алар хуҗалыкка биркалы килеш кайтарыла. Бозауларга тумыштан ук бирка куела башлады. 2024 елның 1 мартына кадәр мал-туарларга чип куелып бетәргә тиеш. Көтүгә биркалы терлек кенә чыга. 2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә ашырылган закон моны таләп итә. Кем идентификация үткәрмәгән – шуның малы көтүгә чыга алмый.

Шулай ук биркасыз терлекне сатып алырга ярамый. Чөнки ул билгесез җирдән кергән мал дип исәпләнә. Андый малга карантин үткәрәләр. Ул вакытта аны сатарга, сарайдан чыгарырга ярамый. Бер малны тикшерү бәясе якынча 4 мең. Бер мал 3-4 меңгә төшсә, 10 мал 30-40 мең дигән сүз. Шуңа күрә, биркасыз маллар кирәк түгел, дип уйлыйм.

Кош-кортларга да идентификация каралган. Бүгенге көндә әле аның кагыйдәләре ясалып бетмәгән. Умарталарны, дуңгызларны төркем белән ясатачаклар. Һәрбер умарта оясына бирка тагарга сөйләшүләр бара.

Болардан тыш сарыкларга, атларга, кәҗәгә вакцинация ясала.

Кәҗәләр вакцинадан соң озак яшәми, дигәнне ишеткән бар.

Моның белән килешмим. Хуҗалыкларда 10 ел эшләдем. Анда без прививкалар ясадык. Ул вакытта да: «Кәҗәгә ясатсаң, үләчәк», – дип сөйлиләр иде. 10 мең кәҗәнең икесе үлә. Алар бит башка чирдән дә үлә ала. Мәсәлән, ашказаны эшләүдән туктарга мөмкин. Авыл халкының сүзенә кереп калган, аны «кабарталар» гына.

Нинди прививкалар бар бүгенге көндә?

Себер язвасы, дерматиттан ясала. Аннан тыш, кан алабыз 2 төрле чиргә: люциноз, лейкоз. Аннары елына 2 тапкыр туберкулезга тикшерәбез. 

Димәк, быел гына бирка кую бушлай?

Әйе. Идентификацияләүгә Татарстан Рәисе ярдәме белән 58 миллион 650 мең сум акча бирелде. Әлеге суммага 300 мең бирка алдык. Биркалау авыл хуҗалыкларында быел бушлай башкарыла. Киләсе елдан ул түләүле булачак. Законда шулай каралган, – дип искәртте Илдар Ногманов.

«Авылларда тәҗрибәле ветеринарлар җитми»

Биектау районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Илдус Вәлиев идентификацияләүнең әһәмияте турында сөйләде.

Халык арасында намуссыз сатучылар бар. Терлектә куркыныч чирләр булуы ихтимал. Чип кую булмаса, кеше ит белән сөтне сата алмый. Без колактагы биркадан бөтен мәгълүматны белә алабыз – терлекнең яшен, кайсы хуҗалыкка кергәнен, прививка ясатылуын.

Прививкага каршы булучылар бармы?

Без 1 февральдә эшебезне башлап кына җибәрдек. Әле күзәтелмәде. 

Прививка ясаучыларга халык ничә сум акча түли?

Килешү буенча, яз-көз прививка ясату өчен, халык 1 баш терлеккә 300 сум акча түли. 

Авылларда ветеринарлар җитәме?

Авылларда ветеринарларга дефицит күзәтелә. Бу терлекнең күплегенә бәйле. Шәхси хуҗалыкларда 3200 терлек бар. Шуның 1700е – сыерлар. Безгә яхшы эшләүче, тәҗрибәле ветеринарлар кирәк, – диде ул.

«Малга чип кую – киләчәктә преспективалы эш»

Айбаш пунктында ветеринар-терапевт Айрат Мифтахов әлеге чараны хуплавын әйтте. 

Бу – безнең эшне җиңеләйтәчәк. Алайса, халык үзе дә малның кайчан туганын, кайда булганын белеп бетерми. Без киләчәктә бөтен мәгълүматны белә алачакбыз. Ул Интернет базада булачак. Эшләргә бик җиңел булачак, Алла боерса. Кәгазь эшләрен шунда язачакбыз.

Бу чарага каршы килүчеләр әлегә юк, чөнки моңа каршы килеп булмый берничек тә! Малга чип кую – киләчәктә преспективалы эш.

Чираттагы хуҗалык Халисә апа Хәйруллиналарныкы иде. Безне ак шәлдән бик матур апа каршы алды. Үзенә 64 яшь булса да, бер абзар мал асрый икән.

Минем 4 балам, 7 оныгым бар. Балалар терлекне асрамаска әйтә. Үзебез сатып алабыз, дип тә карыйлар. Аяклар йөреп торганда кирәк әле, кирәк! Барлыгы 10 сыер, 5 сарык, алардан тыш, тавыклар, чебиләр, казлар асрыйбыз. Бүген 2 көнгә 96 литр сөт тапшырдым. 2 сыерым көздән бозаулады, 1сен ташлатасы бар.

Тормыш иптәшем Наил колхозда бригадир булды, ә мин китапханәдә 39 ел эшләдем. Гомер буе сыерлар асрадык. Нишләтәсең инде, менә хәзер, кирәк булгач, чип куялар. Хәзер замана икенче төрле булгач, бөтен нәрсә компьютерда бит. 

Сөт бәяләреннән канәгатьме сез?

Канәгать, Аллага шөкер! 29 сум бирәләр. Капка төбенә кадәр килеп алып китәләр.

Сөттән нәрсәләр ясыйсыз?

Сөтне эшкәртмибез. Беребезгә дә ярамый. Каймак та ашамыйбыз, сөт тә эчмибез. Итен генә ашыйбыз.

Чәйне сөтсез генә эчәсез инде, алайса.

Чәйне сөт белән эчәбез, әмма кибет каймагы белән…

Биектау дәүләт берләшмәсе ветеринар табибы Екатерина Ильясова көненә 5-6 хуҗалыкка керергә өлгергәнен әйтте.

 Без шулай көн дәвамында 6 хуҗалыкка керергә өлгерәбез. Аллага шөкер, малларның чылбырларыннан ычкынган очраклары булганы юк. Мал үзен тыныч тота. Тиздән мөгезле эре терлекнең үз паспорты булачак. Бу – ветеринарлар өчен бик уңайлы. Без терлек турында мәгълүмат белмәсәк, ул Республика өчен куркыныч булырга мөмкин. Минемчә, моны һәр хуҗа аңлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100