Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр нәрсәнең үз вакыты

news_top_970_100

20 елга якын бергә яшәгән дәвердә Фәнил белән Сәрия зур, яхшы фатир алды, бизнес ачтылар, тик Аллаһ аларга бала гына бирмәде. Сәрия бик тә бала теләсә дә, ире каршы булды, «үзебез өчен яшик», диде.

«Матурым, ул кадәр мәшәкать нигә инде безгә?» – диде Фәнил гел вакыт булмауга сылтап.

Сәрия өйдә нинди дә булсан җан иясе булганын ярата. Берсендә ул кибеттә аквариумга кызыкты һәм аны сатып алды. Бала турында уйларыннан арынып, онытылып торырга ярап куйды бу балыклар.

Бизнеста да ире белән бергә эшләделәр. Соңгы вакытларда Фәнил гел эш белән мәшгуль, бүлмәсенә бикләнә, ә өйгә төн уртасы узгач кына кайта башлады. Сәриягә исә вакыт-вакыт иренең сөяркәләренә түзеп, теш кысып яшәргә туры килгәне булды. Сәрия беренче тапкыр иренең озын аяклы чибәркәе барлыкка килүен белгәч, аерылышырга теләгән иде, тик туктап калды: аерылса ипотеканы ничек түләр? Шулай итеп иренең хыянәтләренә күз йомып, түзеп яшәде Сәрия.

Ләкин бу юлы Фәнилнең тормышында ниндидер җитди нәрсә майтарыла иде. Сәрия моны бик яхшы сизде.

«Сәрия, башка болай булдыра алмый. Без аерылышабыз! Туйдым!» – диде Фәнил берсендә төн уртасында эштән кайткач.

Иренең бу сүзләрен ишеткәч, Сәриянең тез буыннары калтыранып куйды. Димәк, ул ничә еллар буенча иренең хыянәтләренә юкка күз йомып яшәгән булып чыгамы инде! Бер тапкыр хыянәт иткән кеше, бер белән генә тукталып калмый, гомер буе хыянәт итеп яшиме?!

«Син картайдың, Сәрия. Ә мин аның белән гаилә корырга телим. Тиздән безнең балабыз туачак!» – диде Фәнил.

«Алайса нишләп минем бала табуымны теләмәдең соң?» – диде Сәрия әкрен генә.

«Син карт инде!» – диде Фәнил ямьсез елмаеп.

Сәрия аңа җавап бирмәде. Попугайларын һәм балыкларын ашатты да, бүлмәсенә кереп бикләнде. Үксеп-үксеп, әрнеп елады.

«Фатирны бушат! Миңа улым туышка әзерләнергә кирәк!» – диде Фәнил бүлмәгә кергәч.

Сәрия иренә таба борылды да, тыныч кына сүз башлады.

«Бу уртак милек. Мин сиңа болай гына бер нәрсә дә бирергә җыенмыйм. Судларга йөрисең килә икән, әйдә, рәхим ит!» – диде Сәрия.

Берәр сәгать узгач, фатир ишекләре шапылдап ябылды. Фәнил китте.

Бераз тынычлангач, Сәрия чәй ясады, әкрен генә әчә-әчә, алга таба ничек яшәргә икән дип уйланды.

Бер-ике көн узгач, Сәрия билет алып диңгезгә барып кайтырга уйлады. Күршесе Фираядан попугайларын һәм балыкларын ашатып торуны сорады.

Бер айдан соң кайткач, Сәрия ах итте. Фатирының ишек төбендә тартмада песи балалары калдырып киткәннәр иде.

«Песи балалары бит бу! И, ачыккансыздыр инде», – дип нәни песиләрне жәлләде Сәрия.

Бу нәни йомшак йомгакларны карау Сәриягә тормышындагы авырлыкларны бераз булса да онытып торырга булышты. Песи балалары бераз үсә төшкәч, аларны сатарга теләп, интернетка белдерү куйды.

Берсендә кич телефоны шалтырады Сәриянең.

«Исәнмесез! Песи балалары сатасыз дип белдерү укыган идем. Җирән төстәге песи баласын карап булыр микән? Ул кызмы, малаймы?» – дип сорады шалтыраткан ир-ат.

«Кыз песи. Килеп карый аласыз», – диде Сәрия.

Шалтыраткан ир-ат ярты сәгать узгач килеп тә җитте. 30 яшьләр чамасындагы бу чибәр ир-атны күргәч, Сәрия чак кына акылыннан язмады.

Бер караштан гашыйк булу дип әйтәләр бит, Сәрия белән дә нәкъ шулай булды.

«Кереп торыгыз, хәзер песине алып чыгам», – диде ул кунакны фатирга чакырып.

«Минем кечкенә чакта нәкъ шундый песием бар иде. Ул миңа әбекәйләрнең авылдагы өен, ишегалларын хәтерләтә. Шуңа нәкъ бу песи баласын аласым килде. Ә сорыларын алучы бармы соң?» – дип сорады кунак үзен Фәрит дип таныштырып.

«Берсен үземә калдырам. Тагын берсенә хуҗа табасы була инде. Әйдәгез чәй ясыйм, лимон беләнме, сөтләпме?» – дип сорады Сәрия.

«Сөтләп ясагыз. Лимон белән яратмыйм, ачы ул. Тормыш болай да ачы», – диде Фәрит.

Җирән песи баласын башка кешегә биреп җибәрү җиңел булмады Сәриягә. Һәрберсен яратып өлгергән иде шул.

«Ә сез безгә кунакка килеп йөрегез», – диде Сәрия Фәритнең моңсу, сагышлы карашына игътибар итеп.

Бер атнадан Сәрия белән Фәрит очрашырга булды. Аларга бергә вакыт уздыру бик ошады.

...Берсендә иртән Сәрия үзенең ризыкка талымлаганын аңлады.

«Юктыр, булмас ла! Миңа 41 яшь бит инде, нинди бала булсын?..» – дип уйлады ул.

Табибка барырга булды. Фаразлары хак булган икән, Сәрия бала көтә иде.

«Сезнең яшьтә бала табу куркыныч. Ныклап уйлагыз», – диде аңа табиб.

Сәрия бала көтүе турында Фәриткә берни дә әйтмәде. Алар шулай ук очрашуларны дәвам итте. Берсендә Фәрит Сәриянең ничектер үзгәреп киткәнен, хәлсез булуын, корсагы үскәнен сизеп алды.

«Сәрия, әйт әле, син бала көтәсеңме?» – дип туры сорады ул.

Сәрия берни әйтмәде. Әйтсә нәрсә була? Фәрит аны ташлап китәчәк, шул. Сәрия аннан 9 яшькә олы бит. Шулай да, барысын да әйтергә мәҗбүр булды.

«Ул бит минем балам! Санадым, туры килә бит! Димәк, тиздән икәү генә түгел, ә балабыз белән йөриячәкбез!» – дип сөенде Фәрит бу яңалыкны ишеткәч.

Сәрия хәлләрнең мондый борылыш алуын көтмәгән иде.

«Мине ташларсың дип курыктым. Тагын бер биш елдан минем хәзерге матурлыгым эреп юкка чыгачак бит», – дип авыр сулады Сәрия.

«Аңа калса, мин дә яшәрмим инде, олыгаюга таба барам. Юк барны уйлама, Сәрия, бар да яхшы булачак!» – диде Фәрит.

Фәрит бала туганчы Сәриягә булдыра алганча ярдәм итте. Бала туар алдыннан аңа бүлмә әзерләү өчен Фәрит эшеннән ял алды. Фәрит агач эшенә оста иде, менә дигән карават, комод ясап куйды.

Ул көнне иң якын дуслары, туган-тумачалары җыелып бәби тәпие юдылар. Сәрия әледән-әле кунаклар янына утырып алса да, күбрәк улы янында булды. Көтмәгәндә кемдер ишек шакыды.

Аны күргәч, Сәрия аптырап калды. Бусагада Фәнил басып тора иде.

«Нигә килдең?» – диде Сәрия аптырап.

«Күрәм, элекке кебек боегып ятмыйсың бугай», – диде Фәнил дә аптырады, кунаклар тавышыннан шау-гөр килеп торган залга күз төшереп алды.

«Аллага шөкер, бик яхшы яшим. Нигә кайттың? Синең яшь хатының, балаң бар бит», – диде Сәрия кулындагы баласын тирбәтеп.

«Без аерылыштык. Әмма, күрәм, миңа кире юл юк бугай. Бу синең балаңмы?» – диде Фәнил ачулы гына.

«Әйе, минем балам. Менә бүген бәби чәе уздырабыз, әйеме матурым?», – диде Сәрия залдан чыгып килгән Фәриткә елмаеп.

«Әйе», – диде Фәрит Сәрияне үбеп алып.

Фәнил тизрәк чыгып китү ягын карады, монда көтмиләр иде инде.

«Чакырылмаган кунак киткән вакытта гына күңелгә ятышлы була», – дип көлде Фәрит хатынын кочаклап.

«Әйтмә дә, чакырылмаган кунакның аркасы да бик матур күренә!» – дип ирен җөпләде Сәрия һәм балкып елмайды.

Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка, диләр. Тик менә Сәриянең 40тан соң тормышы башланып кына китте һәм ул үзен карт, беркемгә кирәксез итеп тоймый иде инде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бэхетле Сария...
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодцы♥️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100