«Һәр концерттан соң шул хәл, табибка барырга булдым» – Элвин Грейның тавышы беткән?

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей гастрольләр вакытында тавыш ярыларын дәваларга табибка барган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.
– Бу көннәрдә Уфада концертлар куябыз. Концерт алдыннан фониатрга барырга булдым. Тавыш ярыларын карыйбыз, тикшерәбез. Һәр концерттан соң шул хәл, һәм бу – нормаль күренеш, – ди Элвин Грей һәм табибның дәвалау процессын видеога төшергән.
Видеода Элвин Грейның зыян күргән тавыш ярыларын күрергә мөмкин.