Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр 100 баланың берсендә зәгыйфь йөрәк: сәбәбе вейпларда да

Республикабыздагы һәр 100 баланың берсендә йөрәк зәгыйфьлеге раслана.

news_top_970_100
Һәр 100 баланың берсендә зәгыйфь йөрәк: сәбәбе вейпларда да
Салават Камалетдинов

Россия кардиологлары ни өчен конгресска Казанга җыела һәм кардиология өлкәсе буенча төбәкнең нинди инициативалары бары тик безнең республикада гына үткәрелә – «Казанские ведомости» сайтында Карина Кострулева яза.

Казанда «Гомер буена» дип аталган медицина конгрессы башланды. Россия буенча җыелган кардиологлар йөрәк авырулары профилактикасын тикшерә. Республикабызда яңа препаратлар һәм технологияләрнең зур үсешенә карамастан, халык үлемнең төп сәбәбе булып, һаман да йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авырулары кала бирә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы баш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренә караганда, конгресс аерым бер вакыйгага әвереләчәк.

«Хәзерге вакытта барлык дөньякүләм лидерлар, барлык дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмалары конференциягә киләчәк һәм аны ачып җибәрәчәк безнең хөрмәтле федераль академикларыбыз бары бер нәрсә турында – гомер озын һәм сыйфатлы булсын өчен, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан профилактика кирәклеге турында гына сөйлиләр», – дип билгеләп үтте спикер.

Татарстанда һәр 100 баланың 1сендә йөрәк зәгыйфьлеге раслана. Ел саен Балалар республика клиник хастаханәсенең кардиохирургия бүлеге базасында йөрәк һәм кан тамырларына 1000гә кадәр операция ясала. Шулай ук, балаларның 2% ы атеросклероз һәм югары кан басымы белән бәйле чирләрдән газап чигә.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытсыз үлемгә китергән төп сәбәп булып кала бирә.

Фото: © Михаил Захаров

Татарстан кардиологлары – РФның башка төбәкләре арасында пионерлар

Шул ук вакытта, төбәгебездә кардиологлар күп очракта пионер булып торалар – холестерин күләмен билгеләү илнең башка бер генә балалар мониторингына да кермәгән. Татарстанда исә ул көндәлек практикага әйләнеп бара.

«Татарстанда күп кенә төбәк инициативалары бар, РФ территориясе норматив базасы кысаларында алар тормышка ашырылмый. Безнең бала тудыру йортындагы яңа туган сабыйларга электрокардиография эшләү кебек бик күркәм тәҗрибәбез бар», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Ана булу һәм балачак бүлеге башлыгы Елена Игнашина.

Белгеч сүзләренчә, андый диагностик тикшерүләр 12 ел дәвамында үткәрелгән. Шул рәвешле, күп кенә чирләрне бала тудыру йортында ук белергә мөмкин икәнлеге ачыкланган. Шуның аркасында, чирдән дәвалау билгеләргә, шулай ук, баланың үлеменә китерә торган патологияләрне булдырмый калырга мөмкин.

«Бөтен дөнья кардиологлары һәм терапевтлары кебек үк, без дә, «теләсә кайсы чирне дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак» дип чаң сугабыз. Беренчел профилактика – ул озын һәм сыйфатлы, вакыйгаларга бай гомернең уңышлы булуына ышаныч, дип сөйләгәндә, без чаң сугабыз», – ди Зөлфия Ким.

«Беренчел» профилактика дип, табиблар чир әле үзен сиздермәгән һәм аны диспансеризация вакытында гына ачыклап булган очракны атыйлар. Ләкин «икенчел» дигәне дә бар – чир барлыгы беленгән, һәм табиблар ул катлауланып китмәсен, төгәлрәк әйткәндә, инсульт һәм инфаркт булмасын дип, пациентны күзәткән профилактика очрагы.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Вейплар тарту үпкәләрне генә түгел, кан тамырларын да зарарлый»

Табиблар яңа мода булган вейплар уңаеннан да чаң суга. Тарта торган төрледән-төрле гаджетлар, экспертлар фикеренчә, үпкәләргә генә зыян салып калмый. Алар, шулай ук, йөрәк-кан тамырлары системасына да тәэсир итә. Иң куркынычы: хаталы рәвештә зыяны аз дип саналучы бу тарту чарасы яшьләр арасында бик популяр санала.

«Бу – социаль яктан да, медицина ягыннан да бик зур проблема, чөнки электрон сигарет һәм вейплар феномены 2014-2015 елларда барлыкка килде. Пандемия башланырга 3 ай калгач, 2019 елның декабрендә дөньякүләм әдәбиятта EVALI-синдромы сурәтләнде. Ул төрле кушылмалар өстәлгән электрон сигаретны кулланган очракта, үпкәләрне зарарлауның аерым вариантына кагыла», – дип сөйли Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш терапевты Диана Габделганиева «Казанские ведомости» сайтына.

Белгеч сүзләренә караганда, бу кушылмаларның берсе дә сертификация үтмәгән. Сулыш алу системасына алар китергән зыян бик зур дип бәяләнә.

«Яшүсмерләр бу сигаретларны контрольсез рәвештә куллана башлагач, аның зыяны үпкәләргә генә түгел, кан тамырларына да тия. Без барлык мондый тарту төрләренә бик тискәре карашта», – дип билгеләп үтте спикер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100