Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ханты-Манси округында күпер җимерелеп, ике кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган

Күпер җимерелүнең сәбәбе әлегә билгеле түгел.

news_top_970_100
Ханты-Манси округында күпер җимерелеп, ике кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган
Бүген Ханты-Манси автоном округының Нефтеюганск районында, Картатеев торак пунктыннан 1,5 км ераклыкта күпер җимерелә. Төзекләндерү эшләре алып барган эшчеләр җимерекләр арасында кала. Фаҗига вакытында күпердә КамАЗ һәм кран торган. 

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. РЕН ТВ каналы һәлак булган һәм каза күргән кешеләр исемлеген чыгарган. Алар барысы да "Мостотряд" предприятиесе хезмәткәрләре.

Һәлак булучылар: Случаев В. (1965 елгы), Землин Г. (1980 елгы).

Тән җәрәхәтләре алучылар:
Спиридонов И;
Малиновский Н;
Әхтәмов Рәхим (1978 елгы);
Моторин Николай (1986 елгы);
Колесниченко Виктор (1950 елгы);
Мураджин Сәлим (1972 елгы).

Каза күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, аның аягы өзелгән. Калган алтысының да хәле авыр дип бәяләнә. Һәлакәт булган урында оператив хезмәтләр эшли. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100