«Ханбикәләр» салаты рецепты
Зөлфия Ягъфаровадан Яңа ел табынына катлы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Беренче кат: Форель — 200г, майонез
Икенче кат: Йомырканың сарысы — 3 данә
Өченче кат: Сыр — 100г, майонез
Дүртенче кат: Кальмар — 3 түш, майонез
Бишенче кат: Кызыл уылдык — ярты банка
Алтынчы кат: Кишер — 3 данә, ярты банка — кызыл уылдык, 2 йомырканың агы.
Әзер салатның өстен теләгәнчә бизи аласыз.