Бу көннәрдә Марат Яруллин үзен яшерен яратып йөрүче кызларны хафага салган иде. Җырчы социаль челтәрләрендә бер кызның йөзек кигән кулын тотып төшкән фото урнаштырды. Дөрес, моңа ышанмаучылар, «тагын пиар ясап ята» дип язучылар да булды.
Маратның мәхәббәтенә өмет итүчеләр җиңел сулап куя ала – җырчы өйләнми! Бу – Яруллин катнашкан «Шаян ТВ» каналындагы «Килде китте шоу» тапшыруының бер биреме генә. Тапшыру кысаларында хата җибәргәннән соң, ул алып баручы Айгөл әйткән биремне үтәп – социаль челтәрләрендә интрига ясарга тиеш булган.
Тапшырудан өзекне күрсәтеп: «Сезнең йөрәкләрне яулаган, һаман да буйдак Марат», – дип яза социаль челтәрләрендә җырчы.
«Эх, мин инде сиңа «бәхетле булыгыз» димәкче идем», – дип язып калдырган бу пост янына Маратның иң якын дусты Ильмира Нәгыймова.
«Мин дә чынлап «камыт кияргә» уйлады дип уйлаган идем», «И, мин дә ышанган идем», «Ә без Нәгыймова белән өйләнешәсез дип уйлаган идек», – дип кушылганнар Ильмираның комментарийларына җырчының башка дуслары да.
Яруллинның мондый кыланмышлары кайбер тыңлаучыларын инде ардыра да башлаган бугай. «Бер дә кызык түгел», «Бред бредом», «Болай итеп кылансаң, фанаткаларсыз каласың, Марат», – дигән фикерләр дә бар.
Тапшыруны тулысынча караган берәү исә: «Шундый тәкәббер аралашу… Еламагыз, кызлар. Тагын бер 5 елдан тагын да яшьрәк җырчы барлыкка килер. Синең аркада озак еламаслар, Марат, алмашны тиз табарлар. Матурлабрак утыра алмадыңмы? Урамда дусларың белән сыра эчеп утырган кебек утырасың. Руслан Кираметдиновтан да көлдең тапшыру барышында. Тормыш – бумеранг, шуны онытма», – дип язып куйган.