Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыктан җыелган гошер сәдакасы кая киткәнен ничек белергә?

Үзе үстергән уңыштан гошер сәдакасы биргән кешеләр арасында "яшелчәләр бозылып ятмыймы икән", дип борчылучылар да бар.

news_top_970_100
Халыктан җыелган гошер сәдакасы кая киткәнен ничек белергә?
Безнең районда гошер сәдакасы җыйганнар иде (кайсы район икәнен әйтмим), тик мин бик ышанып бетмим. Җыелган гошер сәдакасын кайда урнаштырганын ничек белеп була? (Наил)

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "Туры элемтә" проекты кысаларында, газета укучыбыздан кабул ителгән әлеге сорауга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова җавап бирде:


- Пәйгамбәребез (с.г.в.с) әйткәнчә, бөтен гамәлләр – нияткә карап. Әгәр кеше үзе үстергән уңыштан өлеш чыгарып, гошер сәдакасы җыючыларга илтеп биргән икән, Аллаһы Тәгалә аның бу зәкятен кабул итә. 

Сәдака җыюны оештыручылар белән элемтәдә булып, сөйләшү-белешүнең начар ягы юк. 

Шулай да иң беренчесе – ният. 

Икенчесе – әгәр кеше үз борчуларына җавап таба алмыйча, биргән яшелчәне саклар урын бармы, алар бозылып ятмыймы, дип кайгыра икән, аны җыючылар белән сөйләшергә кирәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды республикада барлык мөхтәсибәтләр белән инде берничә ел рәттән гошер сәдакасын җыену оештыра.

Гошер сәдакасы гына түгел, гомумән, хәер һәм сәдакалар җәмгыятьне тигезләү, ачу-нәфрәтләрне бетерү өчен бирелә.

Ислам динендә гошер – ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Зәкят сәдакалары фәкыйрь, мескен, күңелләре дингә җәлеп ителер кешеләргә, Аллаһ юлындагыларга бирелә. Гошер күләме: җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның 1/10 өлеше; су сибеп үстергән уңышның – 1/20 өлеше.


***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Төрле темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100