Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халыкны интектермәделәр, әйттеләр» - Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кыз көтә

Җырлы гаилә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина гендер патидан видео урнаштырганнар. Әлеге видеодан күренгәнчә, туачак сабый кыз бала булачак. Инстачылар да бик сөенгән, исем дә сайларга булышканнар

news_top_970_100
«Халыкны интектермәделәр, әйттеләр» - Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кыз көтә
Азат Абитовның инстаграм аккаунтыннан

«Гендер пати. Бер хыялыбыз чынга ашты, Аллаһка шөкер! Без бәхетле!”- дип язган Азат Абитов.

«Кулыгызга алып сөяргә, бергә үстерергә язсын!», «Котлыйбыз, Гөлсирингә булышчы», «Миңа Ләйсән исеме ошый», «Мин инде 10 гыйнварда Азатка язган идем кыз бала була дип. Дүрт ягы төгәл бала тусын. Әти — әнисенә шатлык  — сөенеч кенә китерсен. Бәхетле, гомерле бала булсын», «Афәрин, башкалар кебек әллә кем булып әйтми йөрмәдегез. Рәфинә Ганиуллина белән Лилия Муллагалиева да кем буласын әйттеләр. Халыкны интектермәделәр, кеше булып калдылар, хөрмәтем артты гына. Алайса күбесе таптылар бер сүз — сер булсын диләр. Исән — сау булыгыз», — дип котлаганнар яшь гаиләне инстадуслар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100