Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыклар бердәмлеге көне: төрле милләт кешеләре үз бәйрәмнәре хакында сөйли

4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан, «Татар-информ» хәбәрчесе төрле ил вәкилләре белән аралашып, аларның бәйрәмнәре хакында мәгълүмат туплады.

news_top_970_100
Халыклар бердәмлеге көне: төрле милләт кешеләре үз бәйрәмнәре хакында сөйли
pixabay.com
  • Халыклар бердәмлеге көненең килеп чыгышы 1612 елларга барып тоташа. Аның төп асылы — илебездә яшәүче төрле класс, милләт һәм дин вәкилләренең берләшүе.

Илдәге тынычлыкны бездә яшәүче халыкларның бердәмлеге һәм башка илләр белән яхшы мөнәсәбәтләре тәэмин итә. Кайсы илдә яшәсәк тә, нинди милләт кешесе булсак та, безне берләштергән һәм башкалардан аерып торган мәдәни үзенчәлекләребез бар.

Кытайда - Яңа ел

Кытайдан килеп, хәзерге вакытта Казанда эшләүче Ван Синчан үз илендә иң популяр бәйрәмнең Яңа ел булуын әйтте. Тик Кытай календаре буенча, әлеге бәйрәм 1 гыйнвар көнне үткәрелми. Кытайча Яңа елның датасы күчеп йөри, ул кышкы кояш торгынлыгыннан (21 декабрь) соң икенче яңа ай туган вакытка туры килә.

Кытайда Яңа елны унбиш көн дәвамында бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең беренче көнендә салют аттыралар, фейерверклар явыз рухларны куркытырга тиеш дип ышаналар. Ә Яңа елның унбишенче көнендә фонарьлар бәйрәме уза, бу көнне шәһәр буйлап кызыл фонарьлар кабызыла.

Кытайча Яңа елда бүләкләр бирешү, яңа әйберләр, киемнәр алу, өйне җыештыру кебек гамәлләр үтәлә. Яңа елда читтә яшәүче гаилә әгъзалары очрашырга һәм бәйрәмне бергә үткәрергә тырыша.

Шулай ук ул Кытайда Раштуа бәйрәменең дә популяр булуы, тик аны маркетинг һәм сату эшләре белән бәйле рәвештә танытканнарын әйтте ул. Ә Яңа ел — ул аларның элек-электән килгән традицион бәйрәмнәре, аның халык өчен мифологик нигезләре бар.

Ван Синчаннан бездә кайсы традиция аның өчен гадәттән тыш икәнен сорадым, «Туйда акча бирү», — диде ул.

Америкада - Рәхмәт көне

Нью-Йорктан килеп, Казан федераль университетында берничә семестр укыткан Элеанор Америкада да кытайча Яңа ел көнне парадлар уздырылуы хакында әйтте. Ул аны Америкада Кытайдан килеп яшәүчеләр бик күп булуы белән аңлатты. «Американнарның төрле традицияләре бар, бу анда башка илләрдән күченүчеләрнең күп булуы белән бәйле», — диде ул.

Элеанор әйтүенчә, Америкада уздырыла торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Рәхмәт көне (Thanksgiving Day/День Благодарения) һәм Раштуа. Рәхмәт көне ноябрь аеның дүртенче пәнҗешәмбесендә туры килә. Бу — җыелган уңыш өчен рәхмәт әйтү бәйрәме.

«Рәхмәт көнендә без бөтен гаилә белән җыелышабыз һәм тәмле ризыклар ашыйбыз. Төп ризык - эченә яшелчәләр тутырылган күркә ите. Аннары, бу көнне күпләр футбол карый», — диде ул.

Элеанор берничә ай Гренландиядә дә эшләп кайткан. Анда да бик кызыклы традицияләр бар икәнен сөйләде ул. «Алар бергә җыелышканда сәгатьләр буе өрәкләргә бәйле төрле хәлләр турында сөйләшергә ярата. Шулай ук алар зурлап 21 июнь көнне - Уллортунекны (Ullortuneq) бәйрәм итә. Анда ул вакытта кояш төне буе яктырта. Ул көнне кешеләр җырлый, бии һәм каякинг буенча ярышлар үткәрә (көймәдә яки башка аңа охшаш җайланмада ишү спорты).

Татарстанда күргән кайсы традицияләр сезнекенә охшаш, ә кайсылары аерыла? - дип сорадым аннан.

Кышкы каникулларда бөтен гаиләң белән җыелышып, тәмле әйберләр ашау күпчелек мәдәниятләрдә охшаш. Тик бездә тозлы балык яки ат ите ашамыйлар. Мин Казанда Масленица бәйрәменә туры килдем. Мин коймак яратам, тик бездә ул бәйрәм юк, — диде Элеанор.

Габонда - кеше күмү

Габоннан Казанга күченеп килгән Митети туган илендә Сабантуйга охшаш чаралар булганын әйтте. «Бездә төрле ярышлар, берәр төрле көрәш оештырыла. Габонда ул күбрәк бию, музыкага бәйле була», — диде ул.

Бездә бәйрәмнәр рәтенә кешенең иң якты мизгелләре керә. Бу — бала туу, туй һәм үлем. Без кешенең үлемен дә күңелле уздырабыз. Мәрхүмгә шуның кадәр яшәгәненә, дөньяга күпме яхшылык китергәненә рәхмәт әйтәбез һәм, ниһаять, бу дөньяның авырлыкларыннан котылганын бәйрәм итәбез. Үлгән кешене озатуда гел бию, музыка була, бу һәрвакыт позитив мизгел.

Андый вакыйгаларда гел бөтен гаилә җыела. Бездә гаилә бик зур икәнен дә аңларга кирәк. Мәсәлән, әтинең дусты да безгә абый була, ул туганың кебек. Бездә гаилә киңрәк мәгънәгә ия төшенчә.

Россиядәге һәм бездәге бәйрәмнәрне чагыштырсак, минем аңлавымча, монда зурлап үткәрелә торган бәйрәмнәр — Яңа ел, 9 Май һәм 8 Март. Бездә андый Җиңү көне юк, тик сәясәткә, партияләргә бәйле бәйрәм бар. Яңа ел бездә дә шулай ук үтә. Бөтен кеше күңел ача, ял итә, — дип сөйләде Митети.

Алжирда - дини бәйрәмнәр

Усама Алжирдан, аның Казанда булганы юк. Аның илендә төп дин — ислам дине, шуңа күрә безгә кадерле булган бәйрәмнәр алар өчен дә зур мәгънәгә ия.

Безнең илебез зур, һәр төбәкнең үз мәдәнияте. Шуңа күрә башка Алжир кешесеннән безнең милли бәйрәмнәр турында сорасагыз, ул икенче төрле җавап бирергә мөмкин. Тик илебез зур булса да, безнең динебез бер. Шуңа да уртак дини бәйрәмнәребез турында сөйлим. Минем иң яраткан бәйрәмем — Корбан гаете. Корбан чалабыз, гаилә һәм дусларыбыз белән күрешәбез. Бу — гореф-гадәтләребезнең иң шәп өлеше, чөнки ул бөтен Алжир кешесен берләштерә. Бу Америкадагы Рәхмәт көне кебек, — диде Усама.

Шулай ук Усама Ураза гаетен дә бик яратуын әйтте. «Без бу көнне туганнар белән күрешәбез, балаларга күчтәнәчләр өләшәбез», — диде ул. Усама күп илләрдә популяр булган Яңа елны үзләрендә бәйрәм итмәүләре хакында әйтте.

Күрүебезчә, кеше кайда гына яшәсә дә, аның өчен иң кадерлесе — туганнары, гаиләсе белән җыелыша торган бәйрәм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100