Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыкчан карарлары белән танылган Якутск мэры Сардана Авксентьева вазифасыннан китә

Сардана Авксентьева 2018 елның сентябреннән шәһәр башлыгы вазифасын башкарган.

news_top_970_100
Халыкчан карарлары белән танылган Якутск мэры Сардана Авксентьева вазифасыннан китә
Фейсбуктан скриншот

«Бу көннәрдә гаиләм һәм командам белән дә җиңел булмаган сөйләшүләр булды. Гаиләм минем сәламәтлегем өчен борчыла. Сәбәбе — һаман да шәһәр өчен борчылу һәм стресслар. Ел дәвамында тәүлегенә 24 сәгать эшли алмавымны да танырга кирәк. Иртәгә мин хастаханәгә ятам, тиздән операция.

Хөрмәтле эшкә алучыларым, минем тормышымның яңа этабында уңышлар теләп, мине җибәрсәгез иде. Минем карарымны кабул итүегезне сорыйм», — дип язган Сардана Авксентьева кичә үзенең фейсбуктагы битендә.

Моңа кадәр, 6 гыйнвар көнне, ул үзенең йөрәге авыртып ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга мәҗбүр булуы турында хәбәр иткән була.

«Бүген, 11 гыйнварда, мин Якутск шәһәр Думасына вәкаләтләрдән азат итү турында гариза кертәчәкмен.

Сез беләсез, мин бервакытта да да хакимияткә дә, вазифага да ябышып ятмадым. Бәлки, катлаулы карарлар кабул иткәндәге ирек, җиңеллек тә шуннандыр», — дип язган ул. Шунда ук үзенең яраткан язучысы Александра Марининадан ирек турында цитата да китерә ул.

«Яңа сайлаулар вакытында Евгений Григорьевка ярдәм итүегезне сорыйм. Күпләрегез мин аны әзерләгәнне тойды. Ә командама мин аның янында мөмкин кадәр ныграк тупланырга дигән максат куям. Безнең барлык планнар да реализацияләнергә, ә вәгъдәләр үтәлергә тиеш.

Евгенийны үземнең беренче урынбасарым итеп сайлаганда, мин аның интеллекты, яхшы белеме, намуслы, кыю булуына һәм кешеләргә булган хөрмәтенә игътибар иттем. Якутск — аның туган шәһәре», — ди Сардана Авксентьева. Аның язмасында әледән-әле якут телендә дә җөмләләр күренә.

«Шушы 2,5 ел эчендә күп эшләр башкардык, шәһәр үсешен бер җайга салдык. Дөньяны үзгәрткән елны да бергә үттек. Алда эшләребез әле тагын да күбрәк. Әгәр дә без сезнең белән аларга теләктәшлек күрсәтсәк, алар булдыра. Минем командам моңа әзер.

Дусларым, тарафдарларым, бик зур рәхмәт сезгә. Сезнең ышанычыгыз һәм ярдәмегез мине акыллы, көчле һәм яхшырак булырга өйрәтте.

Без сезнең белән шәһәрнең чын хуҗалары — шәһәр халкы икәнен исбатладык. Явызларның «төрттерүләре, тешләүләре», киресенчә, миңа усаллык һәм азарт өстәде. Миңа ышанып тапшырылган эшемне мин намус белән башкардым. Үзем дә, туганнарым да җир дә, фатирлар да алмадык, бизнесыбыз да юк.

Алыштырып булмаслык кешеләр юк. Һәрвакытта да уйлый белә торган, мөстәкыйль һәм яхшы шәһәр булып калыгыз. Мин сезнең белән горурланам.

Сезнең шәһәр кызы, Сардана», — дип төгәлләгән ул үзенең язмасын.

Сардана Авксентьевага теләктәшлек белдереп, сәламәтлек теләп һәм үзләренең аңа булган хөрмәтен белдереп язылган 300 дән артык комментарий бар. Араларда «Үрнәк мэр», «Россия президенты сайлауларында көтеп калабыз», — дигәннәре дә очрый.

Якутск мэры Сардана Авксентьева түбәндәге карарлары белән тарихка кереп калган.

1.     Администрациянең кыйммәтле машиналарын сатуга чыгарган.

2.     Шәһәр башлыгын тотуга киткән чыгымнарны киметкән.

3.     Мэриядә 1 млн сумнан артык суммага банкетка заказ бирүче кешене эштән азат иткән.

4.     Чит ил сәфәрләрен һәм вәкиллек чыгымнарын чикләгән.

5.     Шәһәр урамнарның берсендә асфальтны турыдан-туры кар өстенә салуларын күреп, подрядчы белән контрактны өзгән. 

Сардана Авксентьева — (1970 елда Якутск АССРның Чурапча авылында туган) Россия дәүләт эшлеклесе, 2018 елның сентябрендә Якутск шәһәре мэры итеп сайлана. Ул Якутск мэры постына кергән беренче хатын-кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100