Халыкара класслы көрәшче Нәфис Миңнебаевка Биектауда мактаулы билге бирделәр
Халыкара класслы көрәшче Нәфис Миңнебаевка Биектауда мактаулы билге бирделәр
Көрәшче Нәфис Миңнебаевка Намуслы һәм уңышлы хезмәте, Биектау районы үсешенә керткән өлеше өчен көмеш күкрәк билгесе тапшырганнар. Бу турыда ул үзенең инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
Ул Биектау районының Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге башлыгы булып эшли.
Инстачылар Нәфис Миңнебаевка "абый", "энем", "улым" дип мөрәҗәгать итә, барысы да котлый, уңышлар тели.
Ул Биектау районының Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге башлыгы булып эшли.
Инстачылар Нәфис Миңнебаевка "абый", "энем", "улым" дип мөрәҗәгать итә, барысы да котлый, уңышлар тели.
- Нәфис Миңнебаев – татар көрәше буенча Универсиада чемпионы, билбау көрәше буенча Россиянең Халыкара класслы спорт остасы, Россиянең көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның милли көрәш буенча спорт остасы. 1985 елның 24 мартында Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында туган.