«Халык җырларын күбрәк ярата алар» - Марат Фәйрушин бәрәңгене тиз үстерү серен ачты
Марат Фәйрушин җырлый-җырлый бәрәңге сыйпап утырганын видеога төшергән.
«Бәрәңгене сыйпап кына үстерәбез. Сыйпагач тиз үсә, дуслар!» — дип язган ул.
Инстачылар үскән бәрәңгене күреп, гаҗәпкә калганнар.
«Бәрәңгене басып чыгаралармы сездә? Бездә үзе үсә», — дип сораган бер инстачы.
«Җырлап үстерәбез», — дип җавап кайтарган Марат Фәйрушин.
«Бигрәк уңган инде син! Кай арада үстердең бәрәңгеләреңне? Иртәгә синең җырлаганыңны тыңлатам әле, бәлки тишелеп, үсеп тә китәрләр. Бик матур җырлыйсың шул, күз тимәсен!» — дип мактаган берсе.
«Марат бәрәңге үссен өчен аларга үзенең моңлы җырларын суза. Хикмәте дә шунда. Кемнең бәрәңгесе начар чыккан, Маратны кунакка дәшегез!» — дип киңәш биргән бер инстачы.
«Авылга кайтып җырлап килмичә булмас, тизрәк үсмәсме икән?» — дип сораучы да булган.
«Сер итеп кенә әйтәм, халык җырларын күбрәк ярата алар», — дип язган җырчы.
«Марат, безнеке әллә җырлый белмәгәнгә, әллә сыйпый белмәгәнгә үсми. Мараткай, син килеп җырлап китсәң, бәрәңге генә түгел, без дә яшәреп китәр идек. Рәхмәт сиңа! Бер игътибарсыз калдырмыйсың», — дип язган Марат Фәйрушинның тугры тамашачылары.