news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халык язучысы Зәйнәб Биишеваның мирасын саклаучы улы, галим Тельман Әминов вафат

Мәскәүдә яшәүче химия фәннәре докторы, профессор Тельман Әминев 84 яшендә вафат булган.

news_top
Халык язучысы Зәйнәб Биишеваның мирасын саклаучы улы, галим Тельман Әминов вафат
https://shonkar.rbsmi.ru

Химия фәндәре докторы, профессор Тельман Әминев Мәскәүдә яшәгән, Россия фәннәр академиясенең Н.Курнаков исемендәге химия институтында эшләгән.

Тельман Әминев 1936 елда туган. Уфада укыганнан соң Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында укый. Мәскәү физика-техник институтында эшли башлый.

«Хром халькогенидлары синтезы һәм магнит үзенчәлекләре» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Тельман Әминевнең әнисе — Башкортстанның халык язучысы Зәйнәб Биишева. Галим гомере буе әнисенең мирасын саклау белән шөгыльләнә, Уфада язучының музей-фатирын ача, дип яза «Шоңкар» журналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар