Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Халык яшәгәндә, Илһам яшәр": Илһам Шакиров белән 1999 елгы әңгәмә

Легендар җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакиров белән язучы Разил Вәлиевнең 1999 елны "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Эстрада җырчылары, халык моңы, милләт бәхете турындагы уйланулар бүгенге көндә дә актуаль.

news_top_970_100
"Халык яшәгәндә, Илһам яшәр": Илһам Шакиров белән 1999 елгы әңгәмә
- Синең белән беренче очрашуым-танышуым әле дә күз алдымда. Минем Мәскәүдә Әдәбият институтында укып йөргән чагым иде. Син мине тулай торактан эзләп табып, ике сәгать эчендә "Дулкын" җырын язарга "мәҗбүр иткән" идең. Аннар ысинең заказ буенча "Таң җыры", "Бер алманы бишкә бүләек" язылды. Шулай итеп син мине колагымнан тартып җыр дөньясына алып кердең... 

Илһам Шакиров бит ул беркайчан да чип-чиста, коеп куйган җырчы гына булмады. Илһам абый борынгы җырларыбызны эзләп табып, казып чыгарып эшкәртүче дә, аларны сәхнәгә менгереп, халыкка җиткерүче дә, композиторларга һәм шагыйрьләргә әйтеп торып җыр яздырттыручы да, музыканы пропагандалаучы да. Ә менә бүгенге җырчыларыбызның күбесе, бигрәк тә яшьләр, бары тик җыр җырлау, җыр башкару белән генә шөгыльләнәләр кебек. Бәлки, шулай кирәктер дә. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә: композитор көй язарга, җырчы шигырь чыгарырга, фольклорчы борынгы җырларны эзләп табарга, музыка белгечләре аларны пропагандаларга тиештер?

- Җырчыларның төрлесе бар. Әмма ләкин җырчы иң беренче чиратта үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул "кирәк"не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Әлеге "Бер алманы бишкә бүләек" фольклорчылар тарафыннан ноталы җыентыкка кертелгән иде. Җырның көе миңа бик ошады, мин аны бераз үземчәрәк эшкәртеп тә куйдым. Ләкин сүзләре күңелгә ятып бетмәде: сюжеты да юк, поэтикасы да аксый иде. Шуңа күрә мин шагыйрьләр эзләп сиңа килеп җиттем, яңа сүзләр язуыңны үтендем. 20 яшьлек шагыйрьгә нишләп мөрәҗәгать иткәнмендер инде... Димәк, ышанганмын... Бу җыр тиз арада халык колагына керде, Аллага шөкер, аны үз иттеләр. Югыйсә, ул бит бары тик китапларда, тузан эчендә ята торган бер көй генә булып калачак иде. Җырчы менә шулай үзенә кирәкле җырны, күңеленә, җанына яткан җырны, кеше күңеленә дә ятардай җырны белмәсә, аны эзләп тапмаса, әлбәттә, зур уңышка ирешә алмый. Композиторлардан Александр Ключаревны алыйк... Ул бары көй генә, җыр гына, музыка гына язучы түгел, ә бөтен СССР буйлап көйләр эзләп, аларны эшкәртеп, җыентыклар чыгарган олы шәхес тә. Менә бу "Бер алманы бишкә бүләек" дигән көйне дә мин шул Ключарев җыентыгыннан алган идем. Ә композитор Җәүдәт Фәйзи исә күбрәк профессиональ җырчылар белән эшләде, аларның репертуаарларына кергән халык көйләрен туплап, китаплар чыгарды. 

- Илһам абый, соңгы елларда без татар халкының киләчәге турында, үткәне турында бик күп сөйләшәбез. Чыннан да, 400 елдан артык дәүләтсез яшәгән халык бик авырлык белән бу көннәргә килеп җитсә дә, Аллага шөкер, рухи яктан әле исән-сау калган, телен дә югалтмаган. Билгеле, дәүләти тел булмаса да. Син үзеңнең бер чыгышыңда: "Татар халкын үлемнән Ислам дине белән җыр-моң саклап калды", - дип әйткән идең, син аны китапта да язып чыктың. Менә шуны шәрехләп, аңлатыбрак китсәң иде.

- Мин монда Тукайның бер шигыренә мөрәҗәгать итим әле. Ул "Сәрләүхәсез" дип атала. Бер генә строфасын искә төшерәм: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен... Димәк ки, халыкның күңелен уятасың килсә, аны яшәтәсең килсә, милләт итәсең килсә, аның моңын белергә кирәк. Аның милли хисләрен, милли тойгыларын уятыр өчен, аны милләт итәр өчен, чыннан да, аның эчке хисләрен, моңнарын белергә кирәк. Менә шушы моң милләтне милләт итеп саклый һәм үлемнән коткарып кала. Аның эчтәлеге шул гына. Хәзер әнә юмор кичәләре үткәрәләр, ләкин аларның мин дә бер мәгънәсен тапмыйм. Анда мәгънәсез җырлар мәгънәсез сүзләр белән аралашып бара. Шуңа күрә һәр әйтелгән сүзнең, сәхнәдәнме, экраннанмы - мәгънәсе, эчтәлеге булырга һәм ул, чыннан да, милли булырга тиеш. Ни өчен дин дип тә әйткән идем? Ислам дине халыкны халык итә, милләтне милләт итеп саклый дип әйтәм, безнең халыкның динендә шул ук көй дә бар, моң да бар. Коръәнне укыган вакытта да көйләп-моңлап укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы - алар барысы да шул үзебезнең борынгы фольклога, борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә һаман көй белән, моң белән әйтелә, менә шулай халыкның күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне. 

- Илһам абый, мин элеккеге Советлар Берлеге буйлап йөргәндә бер нәрсәгә бик шаккаткан идем. Үзбәкстанга барасың, шул ук татар, әмма инде ул үзбәкчәләп пылау ашый башлаган, киеме дә бераз үзгәргән. Арырак китсәң - Себер якларына, Чукотка ягына - чи балык ашыйлар, ризыклары башка төрлерәк, киемнәре дә башкарак - тун-толып кигәннәр. Сахалин ягына китсәң - тагын башка төрле, әмма ләкин кая барма, бөтен татар да шул бер үк җырны җырлый. Менә шул моң берләштерә, җыр берләштерә, халыкны җыр-моң саклап кала. 

- Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит ул. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә әгәр дә моң-хисләре, милли хисләре калган икән, димәк, ул яши, ул чапан яки үзбәкчә түбәтәйләр киеп кенә үзбәк булмый, аның эчендә татар моңы саклана, шуңа ул татар булып кала. 

- Менә мин кичә "Илһам" дигән китапны карап, актарып утырдым. Бу, Илһам абый, сиңа багышлап, синең юбилейга чыгарылган китап. Сиңа багышланган әсәрләрнең күбесе әле монда кермәгән, сыймаган, анысы киләсе юбилейда чыгарырбыз. Бүгенге көндә татарның милли рухы, милли аңы уянып килә, бу өлкәдә безнең сәясәтчеләребез дә, язучыларыбыз да, галимнәребез дә күп эшли. Әмма татарның милли аңын уяту өлкәсендә сез, җырчылар, инде моннан 10 ел элек түгел, 30-40 ел элек эш башлаган идегез. Менә син үзең бөтен Советлар Берлеге буйлап җыр гына җырлап йөрмәдең бит. Билгеле, җыр искиткеч зур куәткә ия, халыкның аңын уятуда гаҗәеп куәтле пропаганда чарасы.... Илһам абый, син бит ул елларда фольклор җыю белән дә шөгыльләндең, музыканы, җырчыларны пропагандаладың, гәзит-журналларда язып чыктың, шуның өстенә син татар халкын берләштерү юлында оста сәясәтче дә идең. Бүгенге көндә төрле сүзләр йөри: җырчы сәясәт белән шөгыльләнергә тиешме? Нишләп ул җыр гына җырламый? Бәлки ул чыннан да сәясәткә катнашырга тиеш түгелдер? 

-Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик, менә бүгенге көндә без үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул турыда җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы телиме-теләмиме, әгәр дә ул үзен чыннан да гражданин итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый. Заманында Ерак Көнчыгышка, Урта Азиягә, Русия шәһәрләренә гастрольләргә барганда, мин татарларның рухи берләшүен сорый идем, шуңа өнди, чакыра идем. 

- Татар дигәннән, Илһам абый, син ул вакытта да, хәзер дә концертларыңда, үзеңнең репертуарларыңа, нигездә, татар халык җырларын аласың. Билгеле, бүгенге заман җырлары да бар, әмма татарның борынгы җырлары күбрәк, чөнки алар үлмәс, мәңгелек, бу хакта бәхәсләшеп торасы юк. Безнең зур җырчыларыбыз шушы борынгы татар җырларын җырлап халык алдында шундый мәртәбә казанганнар икән, нишләп соң яшь җырчыларыбыз алардан үрнәк алмый? Нишләп яшь җырчыларыбызның репертуарларында борынгы җырларыбыз, халык җырлары бик аз? Аларның бу "катлаулы" җырларга "тешләре үтмиме"? Әллә халык биздеме ул җырлардан? 

- Бик кызганыч, безнең шул милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арадан китеп баралар. Ә халык көйләрен саклау, халык көйләрен җырлау халыкны да саклау, башта әйткәнемчә, аның милли хисен, милли тойгысын уяту дип атала. Бу борынгы көйләрне, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар да юк түгелдер. Аларның тешләре үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп икенче колактан чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде. Минем хәтеремдә: Уфадан бер җырчы килгән иде. Химиклар мәдәният сараенда концерт куйды. Күп кенә җырлады ул. Мин анда тамашачы идем. Кул чаптылар аңа, әйбәт кенә кабул иттеләр. Ләкин минем үземдә шундый бер тойгы калды: ул унбишләп җыр җырлагандыр, ә миңа бер генә җыр җырлаган кебек тоелды, чынки җырлары бер-берсеннән аерылмый - бер үк тонда, бер үк стильдә. Концерт беткәч, янәшәмдә утыручы кешеләрдән сорыйм: "Концертта кем җырлады?" - дим. "Белмибез", - диләр. "Нәрсә җырлады соң ул?" - дим. "Белмибез", - диләр. "Ник кул чаптыгыз соң?" - дим. "Белмибез", - диләр. Менә шул сәнгать буламы инде? Хәзер кул чаптырыр өчен генә җырлаучылар бик күбәйде, бик кызганыч. 

- Синең репертуарыңда меңләгән җыр җыелгандыр, аны санаган кеше бармы, юкмы, белмим. Шуларның күпмесе - яртысымы, чирегеме, әллә барысы да радиода бармы? Хөкүмәт, бер караганда, сиңа тиешле хөрмәтне күрсәтте дә кебек, син инде Татарстанның халык артисты, Русиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе, ләкин әлеге исемнәрне бирүгә караганда, синең бөтен әсәрләреңне бергә туплап чыгару зуррак хөрмәт булмасмы икән? Ә менә аларны чыгарып буламы бүгенге көндә? Табып, җыеп буламы? 
- Барысы да булырга һич мөмкин түгел аларның. "Миндә шундый идея бар, 100 татар халык җырыннан альбом чыгарырга иде", - дип обкомга барган идем. Аны бик борынгы көйләрдән алып, хәзерге заман җырларын, әйтик, такмакларны, бәетләрне һ.б. жанрларны кертеп эшләргә мөмкин, дип аңлаттым. Безнең татар фольклорында бит төрле жанрлар бар. Алар минем тәкъдимне бик хуплап каршы алды, әмма бер эш тә эшләмәделәр, шулай сүз генә булып калды ул. Хәзерге вакытта радио һәм телевидение фондында сигез сәгатьлек язылган җырларыгыз бар, дип әйтәләр. Мин аның хисабын белмим. Ә язылган әйберләр тагын да күбрәк, әлбәттә. Алар җилгә очып киткәннәр, яшь арткан саен инде онытылар да баралар.

- Татар халкы гомер-гомергә үзенең атаклы кешеләренә - алар дин әһелләреме, композиторлар, язучылар, рәссамнармы, галимнәрме - бик зур хөрмәт белән караган. Бүген дә шулай ул, әмма ләкин язучыларга мөнәсәбәт аерым урында тора, язучыларның әсәрләре дә басылып чыга, юбилейлары да гөрләп уза, халыкара конференцияләр дә үткәрәләр. Аларга багышлап, һәйкәлләр дә куялар, әмма, композиторларны, музыка өлкәсендә эшләгән кешеләрне, җырчыларны халык яратса да, хөкүмәт аларга әле ул дәрәҗәдә бәясен биреп бетерә алмый. Ник икән? Бүгенге көндә бездә Сәйдәшкә дә, Фәрит Яруллинга да, Нәҗип Җиһановка да, башкаларга да һәйкәл юк, аларга багышлап халыкара конференцияләр дә үткәрелми. Нәрсәдән шулай икән бу? Үзебез әйтәбез: татар халкын дин белән музыка, моң белән җыр саклап калды дип, ә үзебез аңа тиешле бәясен биреп җиткермибез.

- Монда халыкны гаепләргә ярамый. Халык, әлбәттә, ул шәхесләрне күңелендә йөртә, аларны үзенең газизләре итеп таный. Берзаман, 60нчы еллар уртасында, шул ук обкаомга бардым, бер түрәгә. Болай дим: "Менә Салих Сәйдәшев безнең бөек композитор дип әйтәбез, безнең профессиональ музыкага нигез салучы дибез. Шуңа күрә аңа Казанда һәйкәл булырга тиеш бит инде", - дим. Ул кабинетында арлы-бирле йөренде дә: "Эх без бит әле автономия генә", - ди. Чыннан да, безгә Мәскәү күрсәтмә бирсә, куя идек, бирмәсә - юк. Ә бер заман моннан 10 еллар элек телевизион марафон оештырдылар, акча да җыйдылар, һәйкәл куябыз Сәйдәшкә дип. Ул акчаның кая киткәнен бер Алла үзе генш белә инде. Менә шул вакытта алар шаулашып йөргәндә, Бутлеровка, беркемнән дә акча җыймыйча тиз генә һәйкәл куйдылар. Әнә Казанның хуҗасы кебек утыра ул хәзер. Безнең шаулашып йөрүебезнең файдасы булмады, Сәйдәшкә дә, башка кадерле кешеләребезгә дә һәйкәл юк. 

- Тарихны беләсең инде, Илһам абый, Бутлеровның бабасы Казан шәһәрен алганда, 1552 елда Казан Кремлен шартлатуга өлеш керткән кешеләрнең берсе бит...

- Әйе, химик бит ул. Менә шуңа үзебезнең Казанны шартлаткан нәселгә, тот та, олы иттереп, Казанның сакчысы итеп һәйкәл куй инде. Көлке дә, кызганыч та инде, әлбәттә. 

- Син консерватория тәмамлаган кеше. Хәйдәр Бигичев та, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева да югары белемле җырчылар. Ләкин махсус музыкаль белем алмаган, әмма халык арасында популярлык казанган җырчыларыбыз да бар бит. Алар, безгә консерваториянең кирәге юк, диләр. Безне халык болай да ярата, диләр. Без - халык җырчылары, без халыктан чыккан җырчылар, диләр. 

- Ул алай гына түгел шул. Үзеңне төрле яклап, мәдәниятле итеп тәрбияләргә кирәк, авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым, дигән сүз түгел. Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың, дип яшәүчеләр - озын гомерле җырчылар түгел. Бүгенге көндә андыйлар бик күп. Мин аларны шәхес дип әйтергә дә куркам. Чөнки алар һәммәсе дә бер төсле. Кызганыч, алар арасында консерватория тәмамлаганнары да бар. Исемнәрен атап әйтим. Көйләре дә, җырлары да бер үк алымда, стильдә. Аерып алып булмый. Музыкага катнашы булмаган кешеләр боларга киләләр дә, менә шушы җырымны, көемне башкар, мин сиңа акча түлим, диләр. Акча түләп җырлаталар. Туганнары, күршеләре ишетсен дә аның көен, исеме эфирда яңгырасын... 

- Илһам абый, бүген халыкның тормышы авыр. Җырчыларның тормышы аларныкына караганда да авыррактыр, катлаулырактыр. Чөнки җырчылар бәрәңге үстереп, иген игеп яши белми. Аларның максаты, һөнәрен башка. Алар җырларга тиеш. Җитәкчеләрнең иҗат кешесенә мөнәсәбәте тиешле дәрәҗәдә түгел. Чөнки аларның күбесе җырны, җырчыны аңламыйлар. Синең хакта бер мәзәк тә йөри бит әле. Илһам Шакировны бер колхоз рәисе очраткан да: "Ну, Илһам, син берәр эшкә урнаштыңмы? Әллә һаман да җырлап кына йөрисеңме?" - дип сорый икән. 

- Берәү генә түгел, андыйлар бик күп иде. Җырлауны эш дип санамыйлар. Чөнки без бөтенебез дә җырлыйбыз, диләр. 

- Мәҗлестә җырлауны да җырга саныйлар инде алар. Минем күңелдә инде күптәннән бирле бик авыр бер сорау йөри, Илһам абый. Моннан берничә ел элек бер гәзиттә синең уйландыра торган җан әрнүле сүзләрең басылып чыккан иде. Анда журналист: "Илһам абый, сез бәхетле кешеме?" - дип сорау бирә. Ә син: "Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саный", - дигән идең. Бер караганда, мин моңа бик гаҗәпләндем дә, икенче караганда, сине белгән кеше буларак, бик каты уйга калдым. Халык сине искиткеч ярата. Бүген татарда синнән дә популяр кеше юк. Сине халык Алла урынына күрә дип әйтергә була. Сине халык иң бәхетле кеше дип саный. Синең кебек, халык мәхәббәтен казанган кеше, минемчә, иң бәхетле кеше булырга тиеш. Бәлки без, гади кешеләр, бәхет турында башкачарак уйлыйбыздыр. Ә син башкачарак уйлыйсың булса кирәк? 

- Менә болай ул, Разил энекәш. Без кечкенәдән үк, үзебезне-үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чагымда әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды. Менә монысы кызыграк. Әгәр дә мин чиратка бассам, иң соңгы кеше булып чыгам. Мин килеп җитсәм, анда алыр әйбер беткән була. Шуннан күңел төшә инде. Бәхетсез кеше инде мин дип уйлыйсың. Юлна аркылы чыга башласам, юл тулы машина. Сәгатьләр буе көтеп торам. Мин генә чыгып китәм, бер нәрсә калмый, урам буп-буш. Монысы әле болай гына, лирик чигенү дип әйтим инде.

- Бәлки, Илһам абый, иҗат дөньясында, күктә яшәп, син фани дөньяны онытып бетергәнсеңдер, андагы тәртипләрне оныткансыңдыр. 

- Аны онытырга мөмкин түгел... Аннары әле бит безнең халкыбыз бар. Татар халкының бәхетсезлеге бик күптәннән башланган. Үз халкыңның бәхетсезлеге турында уйламасаң, син артист та, җәмәгать эшлеклесе дә була алмыйсың. Үз халкыңның ничек булуын уйлап, үзеңнең дә хәлеңне беләсең. Әгәр дә синең халкың бәхетле икән, син дә бәхетле. Аны бәхетле итә аласың икән, син дә бәхетле. Әгәр дә син аның бәхетсезлеген күреп торасың икән, ничек үзеңне бәхетле дип санамак кирәк? Менә шуннан алып әйтәм моны... 

- Бүгенге көндә Илһам Шакиров турында нәфис фильм төшерелсә, минемчә, татар халкы аны рәхәтләнеп карар иде. Безнең киләчәк буыннар сокланып карарлык гыйбрәтле бер истәлек-фильм булыр иде ул. Илһам Шакиров турында роман язылса, минемчә, халкыбыз аны бик яратып укыр иде... 

- Анысы сезнең эш, язучылар, журналистлар эше инде... 

- Илһам абый, менә сиңа бер кечкенә генә сюрприз ясыйм әле. "Илһам" дигән җыр язарга хыялланып йөри идем мин. Аның кушымтасын ун ел элек сиңа күрсәткән дә идем. Күптән түгел генә шул шигырьне тулысынча язып бетердем. Аңа Луиза Батыр-Болгари көй иҗат итте. Бүген шуны үзеңә укып күрсәтим әле. 

Ил кайгырса, илдә Илһам җылый, 
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә; 
Бәгырьләрне безнең телә-телә 
Чорлар аша узып бер моң килә. 
Һай, дусларым минем, туганнарым, 
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?! 
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм, 
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм, 
Туар көннән якты бәхет көтеп, 
Төште инде сары сагыш йөзгә. 
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам, 
Илһамлы көн бир син бүген безгә. 
Һай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?! 
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм, 
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм. 
Илһамлы сүз — бары туган җирдә, 
Иң татлы моң — бары туган телдә…
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем, 
Бәхетем дә бары туган илдә. 
Һай, дусларым минем, туганнарым, 
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?! 
Онытыгыз бөтен кайгыларны, 
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм, 
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100