“Халык синоптигы”ннан фаразлар: “әбиләр чуагы” күпме дәвам итәчәк һәм кыш нинди була?
“Арбаңны – кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә” ди татар халык мәкале. Бүген урамда 14 градус эсселек булса да, “Татар-информ” хәбәрчесе “халык сипоптигы” белән... кыш турында сөйләште. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев матур, җылы көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге, беренче карның кайчан төшәчәге һәм кышның нинди булачагы хакында фаразларын җиткерде.
“Бу – әбиләр чуагы”ның ахыры, ул ике-өч көн генә барыр”
– Үзәк Россиядә “әбиләр чуагы” инде күптән бара, безгә койрыгы гына эләкте, - диде Әмир абый, бүгенге һава торышына ишарәләп. – Кышка әле иртәрәк, чөнки кар төшкәне юк. Дөрес, Татарстанның көнчыгыш районнарында һәм Башкортстанда кар яуган диделәр. Әмма аңа гына нигезләнеп, кар төште дип әйтә алмыйбыз. Гадәттә, беренче кардан соң 40 көн, ягъни 6 атна узгач, кар ява.
Әмир абый Шәрәфиев чын кыш җитүне бабайлардан калган башка сынамышлар аша да юрый.
- Кыш җитүен күрсәтүче төп билге – чия агачы. Ул яфрак коеп бетермичә, кыш җитми. 5-15 декабрь араларында бер тапкыр җылытып алыр. Бу “агач сарысы чыгару” вакыты дип атала. Көннәр кинәт җылыткач, агачлардан яшь тама башлый. Менә шуннан соң чын кыш башлана, - диде “халык синоптигы”.
Әмир абый сүзләренчә, быел җәй соңга калды, шуңа күрә кыш та тоткарланачак.
– Быел беренче кырау 10 сентябрьдә төште. Аңа кадәр көннәр матур торды. Күпләр бу чорны “әбиләр чуагы” дип атады. 10 сентябрьдә төшкән кырау җәйгә нокта куйды. Ул бик зәһәр булды бит. Аңа кадәр берничә җиңелчә кырау төшкәли иде. Беренче кыраудан соң нәкъ бер ай узгач, 10 октябрьдә кара каргалар китеп бетте. Шулай итеп, “әбиләр чуагы” быел тоташ килмәде, бүленде. Бүгенге җылылар – “әбиләр чуагы”ның калган өлеше. Әмма ул озак вакытлы түгел, ике-өч көн генә тирәсе барыр.
Әмир абый быелгы көзнең сәер килүенә аптырый.
– Агачлар, бигрәк тә каен, очыннан саргая башлады. Кыш җылы киләсе булса, ул астан үзгәрер иде. Бу да – электән килгән сынамыш. Урысларның “золотая осене” бездә әле генә башланды, Покрау алдынннан гына. Гадәттә, 14 сентябрьдән соң “алтын көз”, Покраудан, ягъни 14 октябрьдән соң “поздняя осень” башланырга тиеш. Быел “поздняя осень” соңга калды, ул “глубокая осень” белән кушылып китәр, мөгаен.
“Суыклар гыйнвардан башлана, мартка да кала”
Әмир абый фаразлавынча, ноябрь-декабрь айларында суыклар кыска вакытлы булачак. Чын салкыннар гыйнварга кала. Алай гына да түгел, февраль дә суык киләчәк. Мартның 20ләренә кадәр дә салкыннар торыр дип көтелә.
- 2016 елның марты гадәттәгедән җылы килде. Аның каравы апрельдә суыклар китереп бәрде. Язгы чәчүгә дә май бәйрәмнәрендә генә чыктылар ул елны, - диде синоптик.
“Татарстанга карлы кыш килә”
– Көз яңгырлы булмады, җирдә дым юк. Быелгы икмәк уңышына да, бәрәңгегә дә җәй башында яуган яңгырлар гына ярдәм итте. Июльдән бирле чын яңгырның булганы юк. Кышка дымсыз керү әйбәт түгел. Көчле яңгырлар явып, җирне туңдырса, аннары шуның өстенә генә кар яуса, бик әйбәт булыр иде. Бүгенгәчә юньле яңгыр яуганы юк, шуңа күрә явым-төшемнәр кышка кала, - диде Әмир Шәрәфиев.
Хәер, җирнең кышка дымсыз керүе 2010 елдан бирле күзәтелә икән.
– Язын алмагачларга су агызганда су бер тишектән керә дә бетә, җир дымга ач, - ди Әмир абый.
Беренче кар кайчан явачак?
- Нинди генә суыклар булса да, гадәттә, октябрь бәйрәме тирәсендә көннәр җылытып ала. Быел да шулай булачак. Ноябрьдә төшкән кар эреп бетәр, ул җиргә декабрьдә генә ятар дип уйлыйм. Кар күп була дип әйттем инде, кары булгач, бураны да булмый калмас. Былтыр ике генә буран булды. Аның соңгысы язгы ташуның ике тапкыр төшүенә сәбәпче булды. Хәер, соңгы ике елда юньле буран күргән юк. Быел кар көрәп кинәнербез, - диде Әмир абый Шәрәфиев.