Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык Руслан Кираметдиновны алып баручы Лилия Гатина белән «кавыштырган»

Руслан белән Лилиянең бер-берсенә туры килеп торулары, бик матур пар булулары турында әллә никадәр комментарий калдырганнар.

news_top_970_100
Халык Руслан Кираметдиновны алып баручы Лилия Гатина белән «кавыштырган»
https://www.instagram.com/kunel_radiosi/

Җырчы Руслан Кираметдиновның Ильмира Нәгыймова белән аерылышуына күп тә узмады, халык шул арада җырчыга тиң кыз эзли башлаган. Тамашачысы Русланны «Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатина белән менә дигән пар булыр иде дип саный.

Руслан Чаллыда узачак сольный концерты уңаеннан радионың туры эфирында кунакта булган. Рәхәтләнеп иҗат, тормыш хәлләре турында сөйләшеп утырганнан соң матур кыз белән фотога да төшкән. Радионың инстаграм сәхифәсендәге шушы фотосурәт яучы почмагына әверелгән. Инстаграмда утыручылар:

«Матур күренәләр»;

«Бер-берсенә охшаганнар, шәп пар булыр иде болар»;

«Бик матур күренәсез. Килешеп торасыз. Руслан, бигрәк тыйнак кыз, күңелеңә ошаса — җибәрмә. Буе да, матурлыгы да килгән. Оялма, бәхетең үз кулыңда»;

«Лилия, сез кияүдә булмасагыз, бик шәп пар булыр идегез»;

«Молодец Руслан, оялмыйча эш ит. Син яшь кеше, тормышны яңадан башлап яшәргә кирәк. Кискән икмәк кире ябышмый инде ул. Икегезгә ике юлга басарга кирәк», — дип язганнар. Лилия Гатинаны Русланның элекке хатыны Ильмира Нәгыймовага охшатучылар да табылган.

Лилия үзе дә сторисларында: «Попкорн алып, комментарийлар укырга киттем әле», — дип шаярткан.

Русланга: «Аерылышып дөрес эшләмәдегез», «балалар хакына кире кавышыгыз», «үз хатының мөлаемрәк» кебек смслар калдыручыларга Руслан белән Ильмираның күршесе болай дип җавап язган:

«Улым, син безнең горурлыгыбыз. Нигә язалардыр һаман хатының турында. Подъезддан чыгып, безнең белән беркайчан исәнләшмәде. Раббым сиңа ачты юлны, без теләдек аны. Кычыткан чыпчыгы, утырсын шунда. Сине бик хөрмәт итәбез».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100