Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов коронавируслы Италиягә киткән дип кайгыра

Җырчылар Италия биналары төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
Халык Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов коронавируслы Италиягә киткән дип кайгыра
Владимир Васильев

Җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Италиядә ял итәбез дип язганнар.

«Дуслар, ниһаять, без килеп җиттек. Италиядә ял итәбез. Һава торышы әллә ни түгел, болытлы. Безгә ярый инде. Менә ял итеп утырабыз», - дип сөйли Илдар стенада Италия сурәтләнгән обойны видеога төшереп.

Инстачыларның бел өлеше видеоны карап тормаган ахры. Җырчыларның Италиядә ял итүләренә ышанганнар һәм алар өчен борчылуларын белдерәләр.

«Италиядә коронавирус. Ул беткәч барырсыз әле»;

«Хәзер Италия белән Кытайга бушка да бармыйлар инде. Гүзәл, үзебездә генә ял итегез, зинһар»;

«Афәрин!!! Чын йолдызларны бернинди вирус куркытмый»;

«Италиядә covid-19. Ярый, исән-сау кайтыгыз, ял да кирәк»;

«Илдар, тавышыңда авырганың сизелә, шаярмагыз! Быелгы грипп коточкыч. Ә ял комачауламас иде сезгә. Бөтен акчаны эшләп бетерә алмассыз, графигыгыз куркыныч! Таш та ярыла!» - дип борчылган тугры тамашачы.

Икенчеләре исә җырчыларның Оренбург өлкәсендә гастрольдә булуын белгән.

«Оренбургта ял итәсезмени?»;

«Рәсемнән карап хыялланалар берәүләр»;

«Мин чынлап ышандым. Әле генә афишаны күрдем. Шул арада Италиягә дә барып җиткәннәр дип уйладым»;

«Матур макет. Чын шәһәр кебек күренә»;

«Шаяннар, көлдердегез»;

«Чынлап та баргансыз дип торам. Куркыттыгыз бит»;

«Ышанып карап утырам. Молодецлар. Юкны бар итеп, кәефне күтәрәсез», - дип язганнар тугры тамашачылар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100