Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык буем кыска дип борчылучы Илсөя Бәдретдинованы тынычландыра

Җырчы төркемендәге озын буйлы кыз белән янәшә баскан видео куйган.

news_top_970_100
Халык буем кыска дип борчылучы Илсөя Бәдретдинованы тынычландыра
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендәге озын буйлы кыз белән янәшә төшкән фотосын куйган. Видеода «Гомерем уза инде озын буйлы кызларга кызыгып… Буем кыска булса да… Нәрсәм яхшы икәнлеген әйтерлек сүз тапмадым. Сез дәвам итегез әле», - ди ул.

Җырчының виртуаль дуслары җавапны тиз тапкан. Алар шулкадәр күп ки, укып бетерә торган түгел. «Иң еш кабатланганы — «Кечкенә булсам да, барысын да үзем булдырам».

«Бәләкәй кеше - чикләвек төше»;

«Мин — мишәр»;

«Минем авылым зур, мин атказанмаган, җәелеп китеп концертлар куеп йөрим»;

«Күзләрегезнең төсе матур»;

«Телгә оста»;

«Акылым зур»;

«Телем озын»;

«Талантым бар»;

«Нинди буйда булсак та, иң мөһиме — тазалык!!! Чибәр хатын — таза хатын, дип юкка әйтмиләр»;

«Алтын зур булмый»;

«Эш буйда түгел, кызлар! Диванга яткач тигезләнә ул. Иң мөһиме, кеше булырга кирәк»;

«Буй белән су буе үлчәмиләр, чукынчык!»;

«Көчле һәм хезмәт сөючән»;

«Мин син кия алмаган биек үкчәле туфли кия алам»;

«Үз буема үз акылым җитә»;

«Кечкенә хатын-кыз ир-атларга яхшы бүләк», - дигән комментарийлар калдырган җырчының иҗатын яратучылар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Гомерем уза инде озын буйлы кызларга кызыгып?. За то у меня...( дэвам итегез эле...уземнен башым житмэде?) #атказанмаган #иббанда #янасезон #ИБгруппасы#янапрограмма#люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#тугантелтелеканалы#татарстан#башкортостан#кумертау#күмертау#уфаконцерт#уфаконцерт

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100