Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык борчыла: чәчәк бәйләме тоткан Изге Вәли өенә кайтып җитә алганмы?

Инстачылар бу видеоны карап борчылган да, көлешкән дә.

news_top_970_100
Халык борчыла: чәчәк бәйләме тоткан Изге Вәли өенә кайтып җитә алганмы?
https://pixabay.com

Социаль челтәрдә чәчәк бәйләме тоткан исерек ир-атның берничә тапкыр егылган видеосы чыкты.

Бүгенге бәйрәмне «Гашыйклар көне», «Изге Вәли көне», «Изге Валентин» бәйрәме дә диләр. Шул уңайдан «Казан. Татарстан. Видеолар» аккаунтында актуаль видео чыкты.

Видеода күренгәнчә, исерек ир-ат берничә тапкыр егыла, әмма гөлләмәсен кулыннан җибәрми, кабат торып баса, ике адым атлый да тагын егыла.

«Нинди генә хәлдә булса да, яратканы турында онытмаган», «Изге Вәли кайтып килә», «Кызлар, таныдыгызмы? Кайсыгызның могҗизасы», «Молодец! Чәчәк бәйләме бар», «Кичкә барып җитә», «Менә күрегез, хатын-кызлар, ирләргә ничек авыр», «Чәчәге булгач, хатыныннан эләкми инде», — дип шаярткан видеоны караучылар.

«Берәрсе ярдәм итсен иде», «Көләрлек әйбер юк. Кемнеңдер улы, кемнеңдер атасы», «Исерек булса да чәчәк тотып кайта әле. Күпчелек айнык ирләрдән дә булмый әле», «Кайтып җитә алдымы икән», «Хәзер эч пошып тора инде, кайтып житә алдымы? Катып, туңып кына ятмасын. Купме кеше харап була бит кыш көннәрендә», «Валентин юлда», Кайсыгызның Вәлие», — дип тә борчылган бер иш инстачы.

«Нинди Изге Вәли?! Минем белүемчә, бу «зәңгәрләр бәйрәме», «Күрәсең, бу чәчәкне аңа бүләк иткәннәр», «Чәчәк кенә түгел монда, сыйлаганнар да» кебек комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100