Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык белән хакимият бердәмлеге: Төркия фетнәдә җиңүне бәйрәм итте

Төркиядә 2016 елгы фетнәнең бер еллыгына багышланган чаралар узды. Вакыйгада катнашкан “Татар-информ” хәбәрчесе, фетнәнең ни өчен милли бәйрәм рәвешенә әйләнүен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Халык белән хакимият бердәмлеге: Төркия фетнәдә җиңүне бәйрәм итте

16 июль, төнге сәгать бер. Анкара үзәге. Парламент бинасы каршындагы мәйдан шыгрым тулган. Үсмерләр, яшьләр, урта буын, өлкәннәр – барысы да җыелышып урамга чыккан. Кулларында Төркия байраклары, җилкәләренә Төркия әләмчекләрен салганнар, кайберәүләренең майгайларында “Төркия” дип язылган ленталар. Муеннарына атландырган балаларының да кулларында бәләкәй генә байракчыклар. 


Парламентка керә торган баскычка ирләр тезелешеп утырган. Аларының кулларында фетнә вакытында һәлак булган кешеләрнең фотосурәтләре. Берөзлексез Төркия гимны, патриотик җырлар яңгырап тора. Халык, кушылып җырлый, шатлана, байрак болгый. Төркия фетнәдә җиңүне бәйрәм итә.

Сүз уңаеннан – Төркиядә исламның йогынтысы бик көчле. Шул сәбәпле, мәйданга җыелган халык икегә бүленгән – уңда хатын-кызлар. Ирләр, билгеле инде, сулда. Тагын бер “билгеле инде” – балалар да хатын-кызлар җилкәсендә. Хәтта имчәк балалары бар – аналары, байракларын күршеләренә биреп, тиз генә аларны ашатып алалар. Кайбер балалар йоклый, әмма аналары өйләренә китәргә уйламый да.


<~>

Халык бездә дә Җиңү көнен бәйрәм итә, әмма дә инде бишек балалары белән төнлә урамда йөрүчеләр үк сирәк. Ә монда – шулай булырга тиеш кебек кабул ителә. Кемнән генә сорасаң да, җавап бер үк – без җиңүчеләр, без бәйрәмгә чыктык, без халык белән бергә! Михри Тәкәрбаш исемле туташ "Мин үз илем язмышына битараф булмаганга чыктым”, - дип белдерде. Тавыш, ишетеп булмый, Колакка иелеп кычкырырга кирәк.

“Болай чыгарга өндәмәгәннәр бит?” Россиядә тумаганын беләм инде, шулай да, кем белә бит? Туташ гаҗәпләнә, аптырагач, күршеләренә төртеп күрсәтә – барыбыз да дуслар, бергә килдек! Юк, беркем чакырмады, бәйрәм икәнен беләбез бит, үзебез килдек!

Ирләр ягына барып та сүз каттым.

- Төркия тарихында фетнәләр күп булды. Без бу юлы кемдер кушуы буенча түгел, үзебез теләгәнчә яши ала торган халык икәнебезне күрсәттек, - ди Мостафа. Италиядән килгән журналистлар, бу галәмәтне күреп, башларын чайкап, шаккатып, тел шартлатып торалар. “Көнчыгыш иле” дигән нәтиҗә ясадылар аннары. Янәсе, шулай булырга тиеш.


<~>

Дөрес, чараның ни өчен төнлә булуына гаҗәпләнергә кирәкми – 35 градус эсседә урамда басып торуы бераз кыенрак, баш түбәсен Анкара кояшы нык кыздыра. Төнлә рәхәт,  җиләс.

Ул арада алып баручы фетнә вакытында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укый башлады. Һәр исем аталган саен, җыелган халык: "Бурада", ягъни "биредә" дип кычкыра.  Шул рәвешчә алар һәлак булучыларның онытылмаганын, үзләре арасында икәнен белдерә. Исемлек укылып беткәндә ярты хатын-кыз елый иде инде. Бигрәк эмоциональ инде бу төркиялеләр! Хәтта ирләре дә бераз балавыз сыгып алды бугай.
 

Шушы урында туктап, бу бәйрәмгә килгән вакыйгалар турында бәян итик. Иң башта “Демократия һәм милли бердәмлек” бәйрәменә китергән вакыйгалар хакында. Иң беренчедән, Төркия өчен хәрби фетнәләрнең хас күренеш икәнен искәртеп китәргә кирәк. Төркия тарихында фетнәләр гадәти күренеш. Бу илдә хәрбиләр элек-электән үзенчәлекле роль уйный, аларны аерым “каста” дияргә була. Хөкүмәт ошамаган очракта, алар ил фетнә оештыра һәм җитәкчелеккә үзләренә кулай кешене куялар. 1960, 1971, 1980, 1993, 1997 елларда, ягъни барлыгы биш тапкыр хәрбиләр фетнә оештырды. Әмма соңгы фетнә – 2016 елның 15-16 июльдәгесе бер тәүлек эчендә бастырылды.


<~>

2016 ел, 16 июль. Халык, хәрби машиналар үтмәсен өчен, юлга ята. Бәйрәмгә багышланган фотокүргәзмәдән

Фетнә шаукымы 2013 елда ук сизелә башлый. Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган илнең хәрби көчләре, көч структураларында үзенең АКШта яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе, “Хизмет” иҗтимагый хәрәкәтен оештырган Фәтхулла Гүлән тарафдарлары булуы хакында белдерә. Аерым кешеләр эшләреннән куыла башлый.


<~>

Кешеләр хәрбиләрнең кулларыннан коралларын тартып ала. Бәйрәмгә багышланган фотокүргәзмәдән


<~>

Фетнә корбаннарының берсе. 2016 елның 15 июле вакыйгаларына бәйле әзерләнгән фотокүргәзмәдән

Фетнәдән соң Төркиядә гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Фетнәгә катнашы бар дип табылган хәрбиләр, журналистлар, дәүләт эшлеклеләре вазифаларыннан азат ителә, кулга алына. Вакытлыча 76 мең кеше эштән куыла, дөрес, күпмедер вакыттан соң аларның бер өлеше кире вазифаларына кайтарыла. 9 мең кешегә карата суд эшләре башлана. Массакүләм мәгълүмат чаралары, Төркия җитәкчелеген демократияне кысуда гаепләү сәбәпле, фетнәнең 1 еллыгына 52 илдән 350 журналист чакырылды. Ил җитәкчелеге аларга Төркиянең демократик ил булуын үз күзләре белән күрегез дип әйтергә теләде. Әмма шуны әйтеп китик – бу чараларда катнашкан Европа журналистлары үз фикерләрен үзгәртмәделәр дип әйтергә була.

Президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның чыгачагы игълан ителгәч, кешеләр: "Эрдоган! Эрдоган!" - дип кычкырыша башладылар. Ул бер минут тынлык игълан итте – әмма митингны һавадан төшереп йөргән пилотсыз очкычның выжылдаганы ун секунд кына ишетелде, халык кабат гөжли башлады. Мулла озаклап дога кылгач, президент Рәҗәп Тайип Эрдоган халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.


<~>

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Фото: Анадолу агентлыгы

"Яраткан халкым, мин сезне сәламлим!" - дип башлады ул сүзен. "Минем халкым коралсыз килеш хыянәтчеләргә каршы чыкты. Кулындагы байрагы, йөрәгендәге иманы белән җиңеп чыкты. Дөньяда мондый халык бүтән юк", - диде президент. Чыгышы тоташ дип әйтерлек шигырьләрдән тора. Ике сүз әйтә дә, шигырь укый.

Журналистлар “эләктереп алган” иң көчле сүзләр фетнәчеләргә карата җәзага кагылышлы иде. "Ватанының икмәген ашаган кеше милләтен ничек сата ала?" – диде президент һәм аларга үлем җәзасы бирергә - башларын чабарга вәгъдә бирде.

Эрдоган чыгышындагы мисаллардан чыгып та төркиялеләрнең ватаннарына мөнәсәбәтенә бәя бирергә була.  Фетнә вакытында бер кеше аягын өздергән. Эрдоган аның хәлен сорашкач, ир: "Мин аягымны югалта алам, әмма ватанымны югалта алмыйм", - дигән. Ватан кадерлерәк бу халыкка.


<~>

16 июль 2017 ел. Фото: Kayhan Özer

"Халыкта андый хисләр булганда, безне беркем дә тез чүктерә алмый",- диде президент.

Мөгаен шулайдыр. Бер дә мәктәпләр аркылы митингка кудырылган халыкка ошамаган иде болар. Күзләре янып тора.

15, 16 июль көннәрендә урамнар да халык белән тулы иде. Чат саен фетнә вакыйгаларына кагылышлы фотокүргәзмәләр. Урамнардагы машиналардан гимн яңгырый, байракка уранган яшьләр очып китәрдәй булып йөриләр. Алар – җиңүчеләр!

Инде әйтеп үтелгәнчә, Төркия президентының бер генә чакыруы җитте – коралсыз халык, хакимиятне яклар өчен, гомерен корбан итәргә әзер икәнлеген күрсәтте. Нинди очракта халык белән хакимият арасында шундый теләктәшлек була? “Татар-информ” хәбәрчесе, чарада катнашкан журналистларның шул хактагы фикерләрен белеште.

"Бездә түрәләргә бик күп уңайлыклар каралган"

Сәед Бицоев, “Московский комсомолец” газетасы журналисты



Минемчә, бу вакыйга дөньякүләм әһәмияткә ия. Чөнки, гадәттә, хәрби фетнәләрне булдырмый калу мөмкин түгел - хәрбиләр тәвәкәлләк белән эш итәләр һәм, кагыйдә буларак, хакимиятне яулап алалар. Төркиядә халык хәрби һөҗүмне булдырмый калды. Демократик рәвештә сайланган президентны саклап калуны бөтен дөнья күрде.

Дөрес, Европада һәм өлешчә Россиядә дә моны төрлечә аңладылар. Әмма бу президент Эрдоганны яклап чыкканнарга ышанычны какшатмый. Хәрбиләр парламентны бомбага тоттылар, аттылар, танклар тыныч халык яши торган урамнарга барып керде. Һәм көтмәгәндә һәр өйдән гади төрек кешеләре чыгып танк колонналарына аркылы ятты. Алар моның фаҗигагә китерәсен белсә дә, хәрбиләрне туктатырга теләде һәм алар моңа ирештедә. Армия куркып калды, тыныч халыкка каршы корал куллану чараларын күрмәде, чөнки алар моның күп кан коюлар белән тәмамланасын аңладылар.

 Мондый бердәм халык алдында армия дә көчсез була. Мин бу вакыйгаларны бик үзенчәлекле дип уйлыйм. Бу башка илләргә дә шуны күрсәтә: әгәр дә халык бердәм ихтыярлы икән, бу ил бик күпкә ирешә ала.

 - Сез ничек уйлыйсыз, нинди шартларда халык шундый бердәм була, ә кайчан хакимиятнең проблемаларына читтән генә карап тора? 

- Әгәр халык үз илендәге хакимияткә теләктәш, үз президентын хөрмәт итә, демократик кыйммәтләрне саклап калырга омтыла, президент өчен биргән тавышын яклый икән, димәк бу кеше аларның өметләрен аклаган. Ягъни, халыкны яклау бар. Халык үзенең Төркиянең бер өлеше икәнен исбатлады. Сайлап куелган президент аларның күңелен кайтармаган, зыян китермәгән, үз халкына ярдәм итәргә тырыша. Мин барысы да 100 процент канәгатьтер дип әйтә алмыйм, шулай да, үз президентларын хөрмәт итмәсәләр һәм аңа теләктәшлек күрсәтмәсәләр, 2016 елның 15 июлендә үз тормышларны куркыныч астына куймаслар һәм аның статусын якламаслар иде. 

- Халык белән дәүләт арасында аерымлану булмасын өчен хакимият нишләргә тиеш?

- Сез риторик сорау бирәсез. Азрак урларга, халкы турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Ачыклык кертеп китсәк: илдә җинаятьчелек булырга тиеш түгел. Бик яхшы медицина, яхшы бәяләнә торган белем бирү системасы, фән, әдәбият, журналистика булырга тиеш. Әгәр дә хөкүмәт дәүләтнең үсешен көйләүгә юнәлдерелгән икән, болар барысы да мөмкин эш.

Башка мәсьәләрне читкә куеп, дәүләтне акча эшләү өчен җимлек итәргә кирәкми. Андый режимнар да бар, хөкүмәт сәясәте шундый була. Әгәр дә хәрби бәрелеш килеп чыкса, халык бу фетнәчеләрне күтәреп алачак һәм хөкүмәтне бәреп төшерәчәк. Җитәкчелек үз халкын кайгырткан, кеше җиңел яшәсен, аңа куркыныч булмасын, укырга, аннан соң эшләргә урыннары булсын дип тырышкан илләрдә, гражданнар үз хакимиятен ярата, аңа теләктәш була. Һәм аны саклап калу өчен гомерен дә куркыныч астына куярга мөмкин. 

Фото: Metin Aktas, Анадолу агентлыгы

- Димәк, Төркиядә шулай? 

- Булган хәлләрдән чыгып карасаң, Төркиядә шулай була. Гәрчә, үзәк хөкүмәт белән канәгать булмаган төбәкләр бар, ләкин шулай да халыкның күпчелеге җитәкчелектән риза һәм аны яклый. 

- Ә Россия халкы турында сүз барса, кешеләр шулай бердәм булып җитәкчелекне яклап чыга алалармы? 

- Бөтен Россия хөкүмәтне яклаячак. Ул бердәм. Мәсәлән, Кавказда элек сепаратистик хәрәкәтләр булып алган иде, хәзер, бәхеткә каршы, болар күзәтелми.

Ләкин барыбер халкының ярлы яшәгәнен исәптә тотарга кирәк. Гомумән алганда, Россиядә предприятиеләр юкка чыкты, дистәләгән мең оешмалар урланган, җимерелгән, биналары металлга тапшырылган. Завод-фабрикалар шәхси кулларга күчте, ә гади халыкка аз эләкте. Әле шуның өстенә медицина, мәгариф системасын финанслау ноль дәрәҗәсенә төште. Мәдәният шулай ук аз финанслана, шуңа күрә бу өлкәләрдә профессиональ, төпле кешеләр озак тоткарланмый, алар башка мөмкинлекләр эзлиләр. Кешенең амбициясе, теләге бар, үз-үзен үстерәсе килсә, ул гаиләсен тәэмин итәрлек булган эш эзли һәм яраткан эшен ташларга мәҗбүр була. Кайда күбрәк акча түлиләр, шунда бара. Бу Россиянең бик зур проблемасы. Кызганычка каршы, хөкүмәт вәкилләре бу сорауларны аңлап бетерми, алар турында кайгыртмый. Алар күктә йөргән кебек. Хәтта хакимияттәге күп кенә түрәләр дә шундый.

Беләсезме, безнең проблема нәрсәдә? 

Бездә түрәләргә бик күп уңайлыклар каралган. Алар җәмәгать транспортында йөрми, бөкеләрдә кысылып утырмый, чиратта тормый, акчага мохтаҗлык кичерми, медицина проблемаларын белми. Мәсәлән, минем ел буе инде башым авырта, ә беркем дә ярдәм итә һәм дәвалый алмый, чөнки Россиядә медицина юк. Һәм минем кебек кешеләр бик күп. Әлбәттә, бу массакүләм каршылык хисе тудыра, ләкин урамнарга чыгып, фетнә куптарып йөри торган дәрәҗәдә түгел. Шулай да дәүләт гади халыкны күбрәк кайгыртсын иде. Ә түрәләрне, депутатларны, министрларны һәм якын дусларны гына түгел. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда социаль мәсьәләләр чагыштырмача яхшы хәл ителә. Мин боларны Казанда вакытта күзәттем, гади кешеләр белән аралаштым. Узган ел Казан саммитына эләгү мөмкинлеге туды һәм мин бик нык гаҗәпләндем. Татарстан бик яхшы тәэсирләр калдырды. Бу минем генә фикерем түгел. Минем Татарстанга да, Казанга да, татар милләтенә дә, гомумән, Татарстан халкына да симпатиям бик көчле.

Минтимер Шәймиев 1990 елларда, илнең авыр вакытында аерым төбәктә тынычлыкны һәм тәртипне һәм үз халкыңны юкка чыгудан саклап калу мөмкин икәнен исбатлады. Мәскәү, Санкт-Петербургка караганда чагыштырмача кечкенә Казанда бик күп мәдәни мирас объектлары бар. Бик матур шәһәр, искиткеч Кремль, ул хәтта дөньякүләм дәрәҗәдәге объектлардан да борынгырак. Басу-кырларда тәртип. Кешеләре бер-берсе белән уртак тел таба белә, анда этник, конфессия аермасы юк. Бу хәтта сизелми дә, халык тату яши. Мин боларны күрдем, чөнки җәмәгать транспортында да, таксиларда да күп йөрдем, урамда кешеләр белән сөйләштем. Казанда Мәскәү, Санкт-Петербургтагы, Воронеж, Кавказдагы кебек усаллык юк. Казан бик тыныч шәһәр, Шәймиев тә, республиканы үстерү, андагы тынычлыкны саклап калуга ирешкән Миңнеханов та, Мәскәү өчен бик яхшы үрнәк.

Әлбәттә, бездә ризасызлык белдерүчеләр күп була, ләкин, гомумән алганда, Казан бик яхшы тәэсирләр калдыра. Без Болгарга бәйрәмгә (Изге Болгар җыены – “Интертат”) барган идек, анда да кешеләрнең бер-берсе белән аралашуын, кунакларны ничек кабул итүләрен, никадәр турист килгәнен күзәттек. Бу бәйрәм Россия күләмендәге әһәмияткә ия, ләкин аны аз кеше белә. Ләкин шулай да бик күп туритслар килгән иде, анда бару бик уңышлы булды.

ашкалар өчен яраклашырга теләгән җитәкче ышанычны югалта

Дилмурод Джумабаев, vodiymedia Информацион-аналитик порталының оештыручысы һәм баш редакторы:


<~>

Дилмурод Джумабаев1978 елда Наманганда туган, Наманган университетында укыган, филолог. Университетта инглиз теле укытучысы булып эшли, Мәскәүдә бизнес белән шөгыльләнә, 2014 елдан рус, үзбәк, инглиз телләрендә эшләгән портал җитәкчесе.

- Бу фетнә көтелгән хәл иде. Фетнәчеләрне Эрдоган хөкүмәте кысрыклый башлагач, алар күтәрелергә мәҗбүр булды. Бу челтәре БДБ илләрендә, Африка, Азиядә дә булган зур челтәр. Алар кайда да булса хакимиятне алырга тырышырга тиеш иде. Төркиядә җиңелрәк, анда аларга мөмкинлекләр күбрәк, чөнки тарафдарлары бар. Әмма алар бер нәрсәне исәпкә алмаганнар: Төркиядә милләтләр арасында фикер каршылыклары була, партияләр арасында, ә эш дәүләт әләменә, илнең дәүләт төзелешенә кагылганда, төрекләр һәрвакыт бер йодрыкка төйнәләләр.

Бу бөтен дөньяда шулай. Кайда гына, нинди генә илдә булса да төрек байрагын мәсхәрәләсәләр, алар ахырга кадәр барачаклар. Бу шундый үзенчәлек. Һәм гүленчеләр моны исәпкә алмадылар.

Төркия ул радикаль ислам иле түгел, 70 ел дәвамында дөньяви тормыш рәвеше алып бара. Халык, дәүләт төзелешен, илне яклап чыкты. Эрдоган урынында башка кеше булса да, шулай булган булыр иде. Кешеләр кемнеңдер  читтән үзләре белән идарә итүен теләмиләр.

- Фетнәчеләр артында кемнәр тора?

- Моның артында кем торганы ачык. Ислам кешеләр белән идарә итүнең иң җиңел юлы. Гүлән кем ул? Ул теоретик, рухи лидер, сәясәтче. Ул үзенең карашларын тарату белән Үзбәкстанда, Россиядә, Индонезиядә, Урта Азиядә, Африка дәүләтләрендә шөгыльләнде. Ул хакимияткә үз кешеләрен китерергә тели. Аның Пенсильваниядә яшәгәнен исәпкә алсак, кем ярдәм иткәнен аңлап була, ул кемдер кулында уенчык кына. Гүлән ул – сәүдә маркасы кебек. Өлкән яшьтәге кешегә мондый сәяси уеннар нигә кирәк инде?

Мин Үзбәкстанда лицейда укыдым, аны нәкъ шушы гүләнчеләр ачкан иде. Миңа аны тәмамларга бирмәделәр, чөнки ул минем тормыш карашларыма туры килми иде. Ул вакытта аларның Үзбәкстанда нишләгәннәрен беркем дә аңламады, мин хәзерге яшемнән чыгып кына моңа анализ ясый алам.

Балалар мәктәпкә укырга киләләр, аларга беркем дә намаз укырга, ниндидер идеологиягә буйсынырга кушмый. Әмма һәр китапта - тарихмы, биологияме, грамматикамы ул, хәтта инглиз теле дәреслегендәге грамматикага бәйле күнегүләргә дә дингә бәйле яшерен контекст салынган, аны бер сүз белән генә аңлатып та булмый. Ә 1-2 елдан соң балалар үзгәрә башладылар, үзләрен башкача тоталар иде.


<~>

Фетнә вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында

- Секта кебек буламы инде бу?

 - Әйе, секта кебек. Алар һәр бала белән аерым эшлиләр, һәрберсенең өенә баралар. Аның нинди кеше икәнен, биографиясен белешәләр: алга таба да эшләргә мөмкинме, түгелме икәнен аңлыйлар. Мин хәзер аларның ни өчен болай эшләгәннәрен беләм. Әгәр дә ул вакытта моны беләсәләр, аларны Үзбәкстанга беркем кертмәс иде.

Төркиядә 2013 елда кадәр аларны белгән кеше дә булмады дип сөйлиләр. 1999 елда Ташкентта булган февраль вакыйгаларыннан соң гүләнчеләрнең кемнәр икәнен аңлый башладылар. Ул вакытта һәр мәктәптә кулларында АКШ паспорты булган агентлар укытучы булып эшли иде. 1999 елда аларның барысын да кудылар. Ни өчен Үзбәкстанның бу адымын Төркия җитди кабул итмәгәндер, белмим.

- Үзенә авыр вакытта халык якласын өчен хөкүмәт нәрсә эшләргә тиеш?

- Халык хакимиятнең бәйсез икәнен, уенчык түгеллеген күрсә, аңа барыбер теләктәшлек күрсәтә. Демократик илләрдә дәүләтнең, хөкүмәтнең мәгънәсе нәрсәдә? Анда җитәкчеләрне, президенты халык сайлап куя, димәк, халык бу кешенең идарә итүен тели. Дөрес, 100 процент ирекле сәясәт алып барган илләр бик сирәк. Әмма хакимияттә калу өчен башкалар өчен яраклашырга теләгән җитәкче ышанычны югалта.

- Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафатыннан соң халыкның шундый берләшүе күзәтелгән иде. Кайбер мәгълүмат чаралары моңа шикләнү белән карады. Аның белән саубуллашырга урамнарга кешеләрне куып чыгарганнар дип язучылар да булды. Үзбәкстанда халык белән җитәкчелек арасында шундый бердәмлек бармы?

- Ул үлгәннән соң халык нәрсә булыр дип көттеләр, халык күп еллар буе аның ярдәмчесе булган Мирзиеёвка 90 процент тавыш бирде. Чөнки кешеләр Кәримов стратегиясе яклы иде, бу халыкның Кәримовка теләктәш булганын күрсәтә.

Ислам Кәримовның шундый сүзе бар иде: бер идеягә каршы икенче идея ярдәмендә көрәшергә кирәк. Үзбәкстан турында ялган мәгълүмат тарату, анда начар дип язу җиңел. Анда ничек икәнен аңлар өчен Үзбәкстанда яшәп карарга кирәк.

Мәсәлән, 2015 елда Кәримовны кабат президент итеп сайлагач, Европа мәгълүмат чаралары язганны уку миңа көлке булды. “Үзбәкстан тынычлык һәм тотрыклылыкны демократиягә караганда артык күрде” дигән башисем белән хәбәрләр яздылар. Ничек инде бер якка тынычлык һәм тотрыклылыкны, ә икенче якка демократияне куеп һәм нәрсәне сайлыйсың дип әйтеп була? Тынычлыктан яхшырагы бардыр дип уйламыйм. Украинада ниләр булганын күрдек бит. Ә халык Кәримов яклы иде, чөнки ул халык өчен эшләде.

Үзбәкстанның үзенчәлеге бар, мәсәлән, бездә 1990 елларда Польшада кертелгән кебек “шок терапиясе” кабул ителми. Ул вакытта БДБ илләренең күбесендә милекне чит илгә сатып бетерделәр. Ә Каримов шул вакытта ук хаклы булган бит. Ул 96–97 елларда ук Үзәк Азиядә, Әфганстанда терроризм булуы һәм моның халыкара терроризмга әйләнәчәген турында әйткән иде, әмма беркем дә аны ишетмәде. 11 сентябрьдә Америкада шартлау булгач, ышандылар. Бу ниндидер ике яклы стандартлар.

- Халык Кәримов белән саубуллашу өчен урамнарга ихлас күңелдән чыккан дип аңларгамы моны? 

- Әйе. Минем улыма ул вакытта 5 яшь иде. Яныма килде дә: “Әти, Кәримов үлгәнмени?” – диде. “Әйе, улым, бер атна элек үлде”, - дим. Аңа бу турыда беркем дә сөйләмәде, телевизордан күргән. Аннан соң ул: “Ә хәзер без ничек яшәячәкбез инде?”, - ди.

1991 елда СССР таркалганнан соң Үзбәкстанда хәерчелек иде. Азык-төлеккә карточкалар, җитештерү туктап калды. Чөнки илнең бөтен сәнәгате бер яклы – мамык җитештерүгә корылган, ә аны сатып булмый. Шул ук вакытта Таҗикстанда, Кыргызстанда этник сугышлар башланды. Үзбәкстан, Ислам Кәримов аркасында, тыныч ил булып калды. Мин Анкарада шәһәрнең теләсә кайсы почмагына бара аламмы, юкмы, әйтә алмыйм. Ә менә Мәскәүдә – юк. Кич сәгать 11 ләр булгандыр, урамнан барам, минем алда бер хатын-кыз кайта. Борылып карады һәм минем рус кешесе түгеллегемне күргәч, юлның икенче ягына чыгып китте. Аның башына нидер булырга мөмкин дигән уй килә. Мин үзем дә урамда чәчләрен такыр итеп кырган кешеләрне күрсәм, юлның икенче ягына чыгам.

Үзбәкстанда андый нәрсә юк, беркем дә берәүгә дә тими, беркемне дә үтермиләр. Иң зур җинаятьләр, әйтик, кемнеңдер сыерын урлаганнар, яшьләр сугышкан. Кеше өенә кереп әйбер урлаулар юк.

Әле кичә генә хезмәттәшләр белән кеше хокуклары турында сөйләшеп утырдык. Мин күптән түгел АКШта булдым. Үзбәкстанда кеше хокуклары белән бәйле проблемалар бар дип сөйлиләр, ЛГБТ әгъзаларына - гейларга, лесбиянкаларга ирекле яшәргә мөмкинлек юк, диләр. Моны ачык рәвештә пропагандалау рөхсәт ителми, ләкин бу бит кемнеңдер хокукларын бозу түгел. Ә алар кешенең җаны теләгәнен эшләргә рөхсәт булырга тиеш диләр.11 сентябрьдә Америкада башняларга һөҗүм булды, аларның шартлатырга теләү күңелләрендә булган. Нигә без аларга каршы барырга тиеш дип әйтикме? Бу бит көлке.

Кайвакыт Үзбәкстанда дин белән бәйле проблемалар бар дип сөйлиләр, кешеләр бары тик намазы укыйлар, Хаҗга баралар, тагын нәрсәдер генә эшлиләр диләр. Ә проблема нәрсәдә соң? Бу бит Үзбәкстанда дини проблемалар бар дигән сүз түгел. Бу ике яклы стандартлар, субъектив фикерләү. Медиа мөмкинлекләре булса, теләсә кемне ярты сәгатьтән дөньякүләм йолдыз итәргә була.

Сүз уңаеннан татарлар турында әйтәсем килә. Минем татар дусларым, танышларым бик күп. Татарстан башкача кабул ителә, ул якынрак, Татарстаннан килүчеләр дә шулай. Казанга эшкә баручылар өйләренә кайткан кебек китәләр.

Татар-үзбәк теле бар дияргә була, кешеләр татар теле йогынтысында, әмма үзбәк сүзләре кулланып сөйләшә, аны ике милләт кешесе дә аңлый. Россия белән Үзбәкстан регионнары арасында хезмәттәшлек бара, күп кенә Тататрстан компанияләре үзбәк продуктларын сата.

Россия белән мөнәсәбәт бер, ә Татарстан, барыбер, якынрак кабул ителә, Татарстан ул үзбәкләр өчен иң якын төбәк.


"Җәмгыятьтә социаль гаделлек юк икән, җәмгыять аерыла, катламнарга бүленә"


Азәрбайҗан журналисты Мортаза Буньядлы (Спутник Азербайджана):


<~>

Җәмгыятьтәге вакыйгаларга бәя биргәндә, башта җәмгыятьнең үзен бәяләргә кирәк. Төркия ул башка төрле. 2016 елга охшаш вакыйгалар берничә тапкыр булды. Халык сәяси кризисның, дәүләттәге кискен борылышларның бернинди файда бирмәгәнен күрде. Илнең икътисади, демократик һәм башка барлык юнәлешләрендә алар бернинди үсеш бирми, кризисны тирәнәйтә генә.

Шулай буласын аңлап, Төркия халкы урамнарга чыкты, алар үз дәүләтләрен, байракларын сакладылар. Төрекләр өчен байрак, ватан изге төшенчәләр. Тормышка карашлары төрле булган кешеләр дә берләштеләр, танкларга каршы чыктылар.

Мондый хәлләр башка төрки телле илләрдә дә булды. 1990 елның 20 гыйнварендә Азәрбәйҗан башкаласы Бакуда кешеләр үз халкын, илен яклап урамнарга чыкты, канәфер чәчәкләре тотып, танкларга каршы бардылар. 1994 елда Әзәрбәйҗанда кискен борылышлар булды, ул вакытта да халык үз дәүләтен яклап шәһәр урамнарына чыкты.

Төркиядә хәрби фетнәләр булды, моннан халыкка бернинди дә файда булмады. Халык революцияләрнең, үзгәртеп коруларның, хакимиятне фетнә юлы белән үзгәртүнең җәмгыять өчен бернинди дә файдасы юклыгын күрде. Төркиядә өч тапкыр парламент сайлаулары булды, соңгы тапкырында гына, халыкның күпчелеге Гаделлек һәм үсеш (АК) партиясенә таыш биреп, хөкүмәтне оештырды. Илдәге кризистан чыгу өчен халык аларны сайлады, һәм, кризис тугач, шушы тотрыклылыкны саклар өчен, урамнарга чыкты.

- Нинди очракта халык белән хөкүмәт бердәм була?

- Ришвәтчелек, кеше хокуклары бозылу – мондый мәсьәләләр дөньяның барлык зур дәүләтләрендә дә бар. Авырлыклар, ватанга куркыныч янау халыкны берләштерә. Кайгы берләштерә.

Элек Төркия кануннары буенча, илдә сәяси кризис булганда, хәрбиләр килеп “Китегез!” дия ала иде. Хәзер Конституциягә үзгәрешләр кертелде. АК партиясе килгәч, тотрыклылык башланды, халык, шуны яклап, хәрбиләргнә каршы “Юк” дип әйтте. Хакиямияткә бары тик демократик, сәяси юл белән генә килеп була, болар 60, 70, 80 еллардагы кешеләр түгел, аларның карашлары башка.

Дәүләт үз миссиясен, халыкка биргән вәгъдәсен үтәмәгән, социаль гаделлек, законның өстенлеген тудырмаган очракта халык хакимиятне кире кага. Җәмгыятьтә социаль гаделлек юк икән, җәмгыять аерыла, катламнарга бүленә. Бик нык хәерче катлам һәм бик бай катлам барлыкка килә, ә урта катлам юк. Урта катлам гадәттә дәүләтне һәм хакимиятне яклый, чөнки ул түбән һәм югары элита арасында тора. Урта катлам булганда дәүләттә бар да яхшы була, туган проблемаларны ниндилер кризислардан, борылышлардан, катаклизманардан башка да килеп хәл итеп була. Һәм гражданлык җәмгыяте бар дигән сүз. Гражданлык җәмгыяте мөһим роль уйный, бу хәзерге заманда шулай ук мөһим нәрсә. Социаль гаделлек  һәм закон өстенлеге булмаганда төрле формада катаклизмнар да, кризислар да була һәм болар барысы да көннәрдән бер көнне бу җәмгыятьнең эчке һәм тышкы көчләрендә зур каршылыкларга китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100