Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык артисты Валентин Гафт вафат

Театр һәм кино актеры, шагыйрь һәм язучыга 85 яшь иде.

news_top_970_100
Халык артисты Валентин Гафт вафат

Россиянең халык артисты Валентин Гафт бүген 85 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Валентин Гафт — театр һәм кино актеры, шагыйрь. язучы. «Гараж», «Небеса Обетованные», «О бедном гусаре замолвите слово…», «Мастер и Маргарита», «Притяжение» һәм башка бик күп фильмнар аша таныш. Ул 1969 елдан бирле «Современник» театрында хезмәт итә.

Мәрхүм белән хушлашу сишәмбе көнне була. Аны Троекуов зиратына җирлиләр.

Россия Президенты Владимир Путин мәрхүмнең хатыны Ольга Остроумовага кайгы уртаклашу хаты юллаган.

Кинодраматург, актер һәм режиссер Александр Адабашьян Валентин Гафт турында бер хатирәне искә төшерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Валентин Гафт гомере буе башка кеше булды. Ул заманда «Современник»ка кереп булмый иде. Артистларга талон бирәләр дә, шуның белән кассадан билетны чиратсыз алып була. Без фойеда утырганда, тәрәзә аша кассага зур чират булуын күрдек. Валя талоннарын тотып чират янына чыгып ките, — ди ул.

Валентин Гафт чират азагында торган кыз янына бара да, аңа бөтен талоннарын бирә. 

«Ул кыз туңып тора, бәхетсез икәне дә күренә, начар гына киенгән. Аңа чират җитмисе дә аермачык. Гафт аңа билет ала торган талоннарын барысын да бирде. Кыз ышанмыйчарак торды. Чөнки анда барысы да яхшы спектакльләр, хәзер бу кыз шуларның барысына да чиратсыз билет алачак», — ди Адабашьян.

Россиядә билгеле артистлар Валентин Гафтны яхшы сүзләр белән искә ала, «ул алмаштыргысыз иде», диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100